Азнакаево
  • Рус Тат
  • 28 сентябрь 2012 яңалыклары

    • 28 сентябрь 2012 - 07:05
      Тормышыгыз имин, бәхетле булсын!
      Ра­йо­ны­быз­ның хөрмәт­ле ве­те­ран­на­ры! Му­ни­ци­паль ра­йон җитәк­че­ле­ге, де­пу­тат­лар кор­пу­сы исе­меннән сез­не Ха­лы­ка­ра өлкәннәр кө­не белән тәб­рик итәм! Сез, киң кү­ңел­ле, эшкә гадәттән тыш сәләт­ле бу­ын бу­ла­рак, әле һа­ман да саф­та: күплә­ре­гез хезмә­те­гез­не бү­ген дә дә­вам ит­терә­сез, баш­кар­ган эшлә­ре­гездә җа­вап­лы­лык үрнәклә­ре күрсәтә­сез, һөнә­ри ос­та­лы­гы­гыз серлә­рен яшьләр белән бик теләп ур­так­ла­ша­сыз. Нәкъ менә...
    • 28 сентябрь 2012 - 07:03
      Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык
      Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов Әлкәй авылында гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы Хөршидә Исламованы бүләкли. 27 сентябрьдә "Акчарлак" ресторанында Өлкәннәр көне узды. Алтын көзнең мул табынлы чорында ел саен әлеге бәйрәм зурлап билгеләп үтелә. Бу - сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, алны-ялны белми завод-фабрикаларда, басу-кырларда тир...
    • 28 сентябрь 2012 - 06:59
      Көн туса яңа хәбәр
      Шимбә, 29 сентябрьдә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (Мәдәният йорты каршы һәм элекке "Кулинария" кибете тирәсендә), Актүбә бистәсенең базар мәйданында Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр эшләгән бәйрәм ярминкәсендә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Үзешчәннәребез бик матур концерт программасы...
    • 28 сентябрь 2012 - 06:57
      Сез һаман да гүзәл икәнсез...
      ... Ул көн­не бө­тен го­ме­рен ба­ла­лар тәр­би­яләүгә ба­гыш­ла­ган пе­да­гог Тәс­лия Фа­тыйх кы­зы Са­би­то­ва­ны тук­са­нын­чы ту­ган кө­не белән тәб­рикләргә килү­че һәр­кем­нең кү­ңе­лендә, һич­шик­сез, та­ныл­ган җыр­ның әле­ге юл­ла­ры яңа­р­ган­дыр. Бә­гырь кисәклә­ре - кыз-ул­ла­ры, онык-онык­чык­ла­ры, күп­сан­лы ту­ган­на­ры, га­илә дус­ла­ры; юби­ляр­ны Рос­сия, Та­тарс­тан Пре­зи­дент­ла­ры, Аз­на­кай му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы исе­меннән хөрмәтләргә килгән мөхтәрәм ку­нак­лар -...
    • 28 сентябрь 2012 - 06:54
      Ана бәхете
      ... Ни хикмәттер, өлкәннәрнең таңы иртәрәк ата, диләр. Таң әтәчләре аваз салмаган, алар инде күптән уяу. Күңелләре белән яшьлекләренә кайтып килергә дә, хәтерләренә уелган истәлекләрен яңартырга да өлгерәләр. Мондый халәт сиксән елга якын гомеренең күп өлешен колхоз эшенә, гаиләсенә, балалар үстерүгә багышлаган Гөлсинә апа Кадыйровага да хас икән... Наил АБДУЛЛИН...
    • 28 сентябрь 2012 - 06:53
      Җан җылыбыз җитми
      Бүлмә ишеге ачылып китеп, иң әүвәл таягы, аннан соң җан фәрман сулап аның хуҗасы - олы яшьләрдәге апа килеп керде. -Минем кебек яшьлекләре сугыш чорына туры килгәннәрнең барсына да ирләр тәтемәде шул, - дип башлады, сүзен текә баскычыбыздан зарланып, бераз хәл алганнан соң Наилә апа (исеме үзгәртелде). -Гомерем ялгызлыкта үтте,...
    • 28 сентябрь 2012 - 06:51
      Бала язмышы – өлкәннәр намусында
      Елның-елында күзәтелә торган юл-транспорт вакыйгаларында балаларның гомерләре өзелә, алар төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар була. Фаҗигаларның күбесе өлкәннәрнең, шул исәптән иң якын кешеләре - әти-әниләренең битарафлыгы аркасында килеп чыга. Сирин РАЙМАНОВ, РФ ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарга иң мохтаҗ булганы - балалар...
    • 28 сентябрь 2012 - 06:48
      Халык мәнфәгатен кайгыртып
      Сентябрь аенда РФ һәм РТ санитария-эпидемиология хезмәте үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Узган гасырның 20нче елларында Россиянең барлык төбәкләрендә дә килеп туган гадәттән тыш санитар-эпидемиологик хәл шартларында барлыкка килгән бу төр хезмәт хәзерге вакытта илнең сәламәтлек саклау, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда нәтиҗәле...
    • 28 сентябрь 2012 - 06:46
      Эшмәкәрлек белән иҗат янәшә
      "Вираж" автоүзәге җитәкчесе Зиннур Әбдрәшитов - танылган шәхес. Вираж - кискен борылыш дигәнне аңлата. Автоүзәк шундый юл чатында урнашканга кушканнар ул исемне. Үзе дә тормышның кискен борылышларыннан курыкмый Зиннур Зәйнетдин улы. Башкортстанның Бакалы районы Таллы Сыза авылында моннан нәкъ 60 ел элек 2 октябрьдә дөньяга аваз сала ул. Язмышта язганың...
    • 28 сентябрь 2012 - 06:44
      Аралар якыная
      Актүбә бистәсе инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Кәрамова башлангычы һәм Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективы көче белән Лениногорск шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен иганә концерты уздырылды. Тамашаны тәбрикләү сүзе белән Ләйлә Кәрамова ачты, үзенең Лениногорск каласына багышлап язган шигырен укыды, очрашуга килгән үзешчән артистлар белән таныштырды. Лениногорскилылар безнең һәвәскәрләрнең һәр...
    • 28 сентябрь 2012 - 06:43
      Бәйрәмне йомгаклау бәйгесе
      Актүбәдә җәй буе барган "Ә безнең ишек алдында..." бәйрәменең йомгаклау өлеше - Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланганы, бистәнең 7 нче кварталында уздырылды. Ул "Көз королевасы"ның тәбрикләве, биредә яшәүчеләрне, килгән кунакларны милли ризык - чәк-чәк белән сыйлау һәм Әлфия Хәйретдинова башкаруындагы "Бәхет телим" җыры белән башланып китте. Ишек алды бәйрәмендә катнашучыларны...
    • 28 сентябрь 2012 - 05:52
      За­кон үтә­лер өчен чы­га­ры­ла
      "По­ли­ция ту­рын­ды"­гы Фе­де­раль За­кон­ның 2 нче маддә­се, 1 нче өле­ше, 7 нче бү­ле­гендә күрсә­телгәнчә, по­ли­ция эшчән­ле­гендә­ге төп юнә­леш бу­лып юл хәрәкә­те кур­кы­ныч­сыз­лы­гын тәэ­мин итү то­ра. РФ ЭЭМ ның 2009 ел, 2 мар­тын­да чы­га­рыл­ган 185 нче әме­ре белән эч­ке эшләр ор­ган­на­ры­ның юл хәрәкә­тендә кат­на­шу­чы­лар­ның кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гыйдәлә­рен үтәүлә­ренә күзәт­че­лек ит­үен ка­милләш­терү бу­ен­ча...
    • 28 сентябрь 2012 - 05:40
      “Бер көнлек” фирмалар эшчәнлегенә – киртә
      Рос­сия икъ­ти­са­дын­да мондый фир­ма­лар ин­де шак­тый ел­лар­ яшәп килә. Алар­га кар­шы көрәш алым­на­ры да ел­дан-ел ка­милләшә. Мон­дый фир­ма­лар­га кар­шы за­кон­ча­лык ту­ды­ру ини­ци­а­ти­ва­сы белән 2010 ел­ның кө­зендә Дмит­рий Мед­ве­дев та чык­ты. Ул биз­нес­та әле­ге төр фир­ма­лар­ны ту­ды­ру­да кат­на­шу­чы­лар­ны гы­на тү­гел, ә алар­ны рәс­миләш­терүгә бер­ни уй­ла­мый­ча яки белә то­рып до­ку­мент­лар бирү­челәр­не дә...
    Реклама