Актүбәдәге 2нче урта мәктәптә "Бишек җырлары - халкыбыз рухы" дигән кичә үткәрелде.
Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Кашапова әзерләде. Борынгы татар өен хәтерләтеп, бер почмакка чигүле сөлгеләр, сиртмәле бишек эленгән, сәкегә мендәрләр кабартылып куелган.
Әкрен генә "Бишек җыры" яңгырый. Без, милли киемдәге кызлар, гаиләгә шатлык, куанычлар өстәп баланың...