Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минутларның кадерле чагы

"Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖнең 5 нче "Урманай" ХПКсы механизаторы Рушан Нигъмәтуллин (рәсемдә) үзенең "ХТХ-215" тракторына тагылган "Агромастер" комплексы белән көненә 60 - 70 гектарда арпа чәчә. Җәмгыятьнең баш агрономы Илдус Аитов аның эш сыйфатыннан канәгать Узган ял һәм бәйрәм көннәрендә сагындырып, назландырып кына сибәләп, узган шифалы яңгыр тамчылары гадәттә җәй челләсе...

"Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖнең 5 нче "Урманай" ХПКсы механизаторы Рушан Нигъмәтуллин (рәсемдә) үзенең "ХТХ-215" тракторына тагылган "Агромастер" комплексы белән көненә 60 - 70 гектарда арпа чәчә. Җәмгыятьнең баш агрономы Илдус Аитов аның эш сыйфатыннан канәгать

Узган ял һәм бәйрәм көннәрендә сагындырып, назландырып кына сибәләп, узган шифалы яңгыр тамчылары гадәттә җәй челләсе вакытында гына була торган эсселектән дымын югалта башлаган туфракка гүя җан җылысы өрде: кышын кар катламы юка булу сәбәпле урыны-урыны белән зыян күргән уҗым үсентеләре дә шактый күтәрелеп китте, апрель урталарында - җир дымы оптималь чакта, чәчеп өлгерелгән арпа, берьеллык үлән культуралары да тигез шытым бирде. Кыр эшләренең нәкъ кызган бер вакытында эсселекнең кимүе, һава торышының гадәти нормасына якынлашуы да игенче өчен кулай роль уйный.

Табигатьнең мондый мәрхәмәтеннән безнең игенчеләр оста файдаланып калды - районның барлык агросәнәгать предприятиеләре дә күпьеллык үлән, уҗым культураларын өстәмә тукландыруны, күпьеллык үлән, туңга сөрелгән һәм пар, уҗым җирләрен тырмалауны 3 майга тулысынча тәмамлады. Бүгенге көннең төп максаты - вакытның һәр сәгатен, минутын максатчан эшкә юнәлтеп, кыска вакыт эчендә иртә язның бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, азык культураларын чәчүне төгәлләү. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, язгы бөртеклеләрне чәчү планда каралган мәйданның 59 процентында - 18867 гектарда башкарылган. Шул исәптән борчак 1450 гектар (123 проц.), арпа 12156 гектар (100 проц.), солы 1361 гектар (100 проц.), сабан бодае 3900 гектарда (25 проц.) чәчелгән. "Азнакай" фирмасы" ҖЧҖ 2678 гектарда, "Марс", "Агро ТНГС-И", "Чалпы" җәмгыятьләре, "Кәримов КФХсы" 1500 - 1050 гектарда башкарып, арпа уңышына нигез салуны тулысынча төгәлләде. Бу эш кечерәк мәйданлы "Стәрле", "Тукай", Мөстәкыймов исем. ҖЧҖләрдә, "Шәвәлиев", "Сәгытдинов", ""Корбанов", "Закирова", "Габдрахманов" крестьян-фермер хуҗалыкларында да тәмамланды. Хәзер төп игътибар арпа, солы, терлек азыгы культураларын чәчүне төгәлләүгә һәм сабан бодае уңышына ныклы нигез салуга юнәлдерелә. Соңгысы 3900 гектарда (25 проц.) уздырылды инде. "Татзагро" ҖЧҖ пландагы 9826 гектарның 3900ендә (40%) рапс чәчте.

Быелгы кыр эшләрендә районның алдынгы механизатор-игенчеләре Әхсән Кәримов, Рамил Галиев, Флюр Җиһангиров, Фирзәр Кәлимуллин, Нияз Мотыйгуллин, Рәис Гарипов, Фәварис Сабиров, Илшат Хөсәинов, Рөстәм Фәйзуллин, Рөстәм Билалов һәм башкалар тырышлык, осталык үрнәкләре күрсәтә.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев