Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бишек җырларында – халкыбыз рухы

Актүбәдәге 2нче урта мәктәптә "Бишек җырлары - халкыбыз рухы" дигән кичә үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Кашапова әзерләде. Борынгы татар өен хәтерләтеп, бер почмакка чигүле сөлгеләр, сиртмәле бишек эленгән, сәкегә мендәрләр кабартылып куелган. Әкрен генә "Бишек җыры" яңгырый. Без, милли киемдәге кызлар, гаиләгә шатлык, куанычлар өстәп баланың...

Актүбәдәге 2нче урта мәктәптә "Бишек җырлары - халкыбыз рухы" дигән кичә үткәрелде.

Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Кашапова әзерләде. Борынгы татар өен хәтерләтеп, бер почмакка чигүле сөлгеләр, сиртмәле бишек эленгән, сәкегә мендәрләр кабартылып куелган.

Әкрен генә "Бишек җыры" яңгырый. Без, милли киемдәге кызлар, гаиләгә шатлык, куанычлар өстәп баланың дөньяга килүе, әниләребезнең төннәрен елап уянган балаларын юатуы, бишек тибрәткәндә газизенә әйтә торган сүзләрен тамашачыга шигъри юллар аша җиткердек. Резидә Әюпова, Камилла Хәйбрахманова, Рината Шәймиева моңлы җырлары белән тамашачыны әсир итте. Алия Әхмәтова, Сөмбел Мөхәммәтвәлиева, Гүзәл Раянова, Алсу Ситдыйкова, Диләрә Бакирова, Ләйсән Зиятдинова, Ландыш Шакирова, Лилия Солтанова, Гөлчәчәк һәм Илнур Шагалиевләр бишек җырлары турында шигырьләр укыды. Укытучыбыз Фирүзә Кашапованың "Бишек җырларының бала тәрбияләүдәге әһәмияте" турындагы чыгышын да кызыксынып тыңладык.

Укытучы Гөлназ Шаһгалиеваның киңәшләре дә, балаларны могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәскә иде дигән теләге дә күңелләргә үтеп керде.

Диләрә Бакирова, 7 нче В сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев