Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тапкырлыкта, шаянлыкта тиңнәр юк

Яшьләр эшкә дә, сүзгә дә оста Хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында координацион совет инициативасы белән район предприятиеләре арасында КВН оештырылды. Мәдәният йортының тамаша залы бу көнне шыгрым тулы иде. "Актүбә төзү-монтаж идарәсе", "Азнакай УТТ", "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ, "Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖ, "Азнакайнефть" идарәсе коллективлары тапкырлыгына һәм шаянлыгына чикләр булмады....

Яшьләр эшкә дә, сүзгә дә оста

Хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында координацион совет инициативасы белән район предприятиеләре арасында КВН оештырылды.

Мәдәният йортының тамаша залы бу көнне шыгрым тулы иде. "Актүбә төзү-монтаж идарәсе", "Азнакай УТТ", "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ, "Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖ, "Азнакайнефть" идарәсе коллективлары тапкырлыгына һәм шаянлыгына чикләр булмады.

Әмма мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина рәислегендәге жюри командаларга бәяне бу яклап кына түгел, ә хезмәтне саклау темасын ачу осталыгына да карап бирде. Беренчелекне "База" командасы ("Азнакай УТТ" ҖЧҖ) яулады. "Смурики" («Актүбә СМУ" ҖЧҖ) - икенче, "Утомленные нефтью" ("Азнакайнефть" идарәсе) өченче урынга лаек булды. Төрле номинацияләр буенча иң яхшы уенчылар да билгеләнде.

-Бүген барлык командалар без көткәннән дә яхшырак уйнады. Юмор белән бергә бирелгән теманы да тамашачыга җиткерә алды, - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев