Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“...Күкрәгенә инде медаль таккан!”

Яшь радиосөючеләр түгәрәк җитәкчесе Ренат Вәлиев белән Азнакайда беренче тапкыр районның 81 еллыгына һәм шәһәрнең 25 еллыгына багышланган кыска дулкыннардагы радиоэлемтә буенча район башлыгы Кубогына халыкара ярышлар узды. Ярышлар өчен 5 кубок, 28 медаль, 10 махсус бүләк әзерләнгән иде. Чараны "Россия радиосөючеләр берлеге" оешмасы белән берлектә район җитәкчелеге ярдәмендә Яшьләр...

Яшь радиосөючеләр түгәрәк җитәкчесе Ренат Вәлиев белән

Азнакайда беренче тапкыр районның 81 еллыгына һәм шәһәрнең 25 еллыгына багышланган кыска дулкыннардагы радиоэлемтә буенча район башлыгы Кубогына халыкара ярышлар узды.

Ярышлар өчен 5 кубок, 28 медаль, 10 махсус бүләк әзерләнгән иде. Чараны "Россия радиосөючеләр берлеге" оешмасы белән берлектә район җитәкчелеге ярдәмендә Яшьләр үзәге оештырган. Аны уздыру идеясен шәһәребезнең яшьләр радиостанциясе җитәкчесе, кыска дулкыннардагы радиоэлемтә буенча спорт мастеры, дөнья чемпионаты призеры Ренат Вәлиев тәкъдим итте. Азнакай радиостанциясе 140 илдән 1500 радиосөюче тупланган Фракийская Роза (Болгария) клубы әгъзасы.

Ярышларны ачу тантанасына 4, 5, 6 нчы урта мәктәп укучылары да килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова шәһәребездә оешкан радиосөючеләр клубы турында сөйләп узды. Ул 2000 елда төзелеп, анда 120 дән артык егет-кыз йөри. Укучылар радиоэлемтә спорты түгәрәгендә дөньяга карашларын киңәйтә, техник белемнәрен үстерә, яшьләр өчен оештырылган барлык ярышларда катнашалар. Укучы булуына карамастан, күбесенең инде медальләре, диплом-бүләкләре дә бар.

Гагарин шәһәренең коллектив радиостанциясе түгәрәккә йөрүче балаларга шәһәр һәм Смоленский өлкәсе белән икеяклы элемтә урнаштырган өчен дипломнар җибәргән. Ул көнне әлеге радиостанция белән элемтә булдырылды. Элемтә сеансларында катнашучылар бер-берсенә шартлы сигналларын (позывнойларын) язып, махсус карточкалар җибәрәләр, шул рәвешле географияне өйрәнәләр.

Киләсе чара - Мемориал "Җиңү-67". Мин әлеге халыкара ярышларның оештыру комитеты әгъзасы, - диде тәҗрибәле, 40 елдан артык радиоспорт белән шөгыльләнүче Ренат Вәлиев. Аның түгәрәгендә йөрүче РФ Хәрби көчләренең "Ватаны саклаучылар" медаленә ия Гаяз Фәйзуллин һәм Булат Габдуллин беренче спорт разрядын алган инде. Ә Лиана Зиятдинова 8 яшендә Аурупа буенча узган яшьләр арасындагы ярышларда икенче урынга лаек булган.

Егет-кызларның элемтәче белгечлеге бар дигән сүз бу, - дип искәртте районның хәрби комиссары Рәдиф Камалеев.

Айгөл Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев