Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңалыклар

7 майда 10.00 сәгатьтә Танаевка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар Истәлегенә һәйкәл ачылу уңаеннан тантаналы митинг була. Авылда һәм читтә яшәүче барлык авылдашларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия шушы көннәрдә шәһәрнең Нахимов урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләр белән очрашты. Сөйләшү барышында йорт...

7 майда 10.00 сәгатьтә Танаевка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар Истәлегенә һәйкәл ачылу уңаеннан тантаналы митинг була. Авылда һәм читтә яшәүче барлык авылдашларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия шушы көннәрдә шәһәрнең Нахимов урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләр белән очрашты. Сөйләшү барышында йорт алларын төзекләндерү буенча күп кенә актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Халык соравы буенча мондый очрашулар алга таба барлык кварталларда да уздырылачак.

Җиңү бәйрәменә Азнакай шәһәрендә 4 мең тасма таратылырга тиеш.

Беренче Георгий тасмаларын райондашлар 27 апрельдә үк алдылар. Бердәмроссиялеләр аларны мәңгелек ут янында узып баручыларга тараттылар. Мондый акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк, яшьләр оешмалары активистлары истәлек тасмаларын 7-8 майда, ә бердәмроссиялеләр аны 9 майда мәңгелек ут янында митингта таратачак.

9 май һәм Сабантуй бәйрәм чаралары алдыннан оешма һәм учреждение, авыл башлыклары катнашында узган киңәшмәдә районның экологик торышы мәсьәләләре каралды. Кызганычка каршы, ел саен кар китүгә бер үк картина кабатлана: халык ял итәргә ярата, әмма үз артыннан җыештыруны кирәк тапмый. Сабантуй мәйданы - моның ачык чагылышы.

- Безгә уртак көч белән территорияне тәртипкә салырга кирәк. Мәйданны чистарту өмәсе оештырылачак. Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе кирәкле махсус техника белән тәэмин итә, ә оешма җитәкчеләренә эшчеләр җибәрергә кирәк булачак, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.

Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәге "Гитарага кушылып җырлыйк, дуслар!" исемле район фестивале үткәрде.

Ул инде өченче елын оештырыла. Яшьләр, укытучылар һәм Р.Стрих җитәкчелегендәге "Җырла, гитара" берләшмәсенә йөрүче балалар чыгышын тамашачы җылы кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев