20 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда авыл хатын-кызларын зурладылар - ФОТО
Авылда яшәүче хатын-кызларга тормыш итүе җиңел түгел. Эшенә дә барырга, хуҗалыкта да кайнарга, балалар тәрбияләргә дә җитешергә кирәк. Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән "Авыл хатын-кызы - кичә һәм бүген" дигән чарада районыбызда фидакарь хезмәт куйган, тормыш юлларын өлге итеп алырлык апалар катнашты. Татшуган авылында фельдшер-акушер булып эшләгән Зәһрә Бакирова, Сәпәй...
-
Азнакайда скандинавия йөреше популярлаша
Соңгы елларда тормышыбызга "скандинавская ходьба" дигән физкультура төре бик актив кереп китте. Һәр көн иртән эшкә барганда чаңгыныкы сыманрак таяклар тотып, урам әйләнүчеләргә кызыгып калам. "Пенсиягә чыксам, мин дә боларга кушылыр идем", - дип эчтән генә хыялланып куям. Юкса, кичен әйлән дә кер бит инде урамны, юк, өйгә кайтып бер...
-
Азнакайда мәктәп директорлары заманча укыту алымнары хакында сөйләштеләр - ФОТОРЕПОРТАЖ
Бүген Азнакай 6 нчы урта мәктәбендә "Федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында заманча дәрес" дигән темага багышлап, директорларының төбәк семинары узды. Анда Азнакай, Ютазы һәм Башкортстанның Бакалы районнары катнашты. Кунаклар башта кул эшләре һәм методик күргәзмәләрне карадылар. Мәктәп җитәкчесе Алиса Шәкүрова кыскача белем йортының тарихы белән таныштырды. Дүрт дистә ел дәвамында...
-
Азнакай терлекчеләре продукция җитештерүне арттыру турында сөйләштеләр - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакай районы "Тукай" хуҗалыгында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру турында сөйләштеләр. Яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Әмма күп кенә хуҗалыкларда сөт җитештерү шактый кимегән. Бу бигрәк тә соңгы айда күзгә ташлана. Сәбәбе нидә? Булган...
-
Азнакайның педагог-оештыручылары балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге турында сөйләштеләр
Бүген мәгариф учреждениеләре педагог-оештыручыларының семинары узды. Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире Зөлфия Зарипова балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге буенча заманча таләпләр белән таныштырды, аннан соң "Киләчәк уңышның компетенциясе" дигән интерактив тренинг уздырды. Балалар иҗтимагый оешмалары сафына яңадан-яңа хәрәкәтләр өстәлеп тора. Алар барысы да элекке күркәм традицияләрне баетып, яшь буынга тәрбия бирүгә,...
-
«Күке» аталардан алиментны ничек түләттерергә?
Ни аяныч, һәр ике никахның берсе таркала. Юк кына сәбәпне бар итеп, «холыклар туры килмәде» диләр дә, кайчандыр бер-берсеннән башка яши алмыйбыз дип вәгъдәләр бирешкән яшьләрнең һәркайсы үз юлыннан китеп бара. Уртак бала булмаганда әле бер хәл, ә инде гаиләдә сабыйлар булганда, ул чын-чынлап зур фаҗигагә әйләнә. Әтисен дә, әнисен...
-
Татарстанлыларның 62 проценты беркайчан да тәмәке тартып карамаган
Ел саен ноябрьнең соңгы пәнҗешәмбесе - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә. Федераль кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан идарәсе бу уңайдан халык арасында "Сез тәмәкене еш тартасызмы?" дигән сораштыру уздырган. Сораштыру идарәнең рәсми сайтында, шулай ук "ВКонтакте" челтәрендә алып барылган. Респондентларга җиде...
-
Тир түгеп тапкан мал кадерле була
Болай буласын белсәме! "Миңа бала кирәк түгел, төшертәм", - дип йөргәндә, хатынына каршы килмәгән, киресенчә, үзе табибка җитәкләп алып барган булыр иде Зөлфәт (исемнәр үзгәртелде). Ә ул чагында бик тә малай көтте. Ике кыздан соң ир бала тугач, и сөенде, башы күккә тиде. Янәсе, нәсел дәвамчысы! Өрмәгән җиргә дә утыртмадылар...
-
Нечкә күңелле аю интернет йолдызына әверелде (ВИДЕО)
Канаданың Мантиоба провинциясендә туристлар очраклы рәвештә генә аюның этне сыйпавын видеога төшергән. 400 кг лы аю, чынлыкта, этне бер сугуда үтерә ала. Ә видеода ул этне җиңелчә генә сыйпый. Эте дә качып китми тагын. Туристлар уйлавынча, болар, мөгаен, күптәнге дуслардыр, дип яза Шәһри Казан.
-
Азнакай укучылары, ашыгыгыз, бүген Әниләр көненә багышланган бәйге иншаларын кабул итү тәмамлана
Азнакай районы мәктәпләре укучылары арасында Әниләр көненә багышланган бәйгенең иншаларын кабул итү бүген - 20 ноябрьдә 23 сәгать 59 минутта тәмамлана. Әниең турында инша яз, аның иң яхшы фотосурәтен беркет һәм aznakaevo.online@mail.ru адресына хат җибәр. Иң яхшы эшләрне без сайтның БӘЙГЕЛӘР бүлегендә бастырачакбыз һәм рәсми пабликларыбызга таратачакбыз. Шул рәвешле бар...