Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тир түгеп тапкан мал кадерле була

Болай буласын белсәме! "Миңа бала кирәк түгел, төшертәм", - дип йөргәндә, хатынына каршы килмәгән, киресенчә, үзе табибка җитәкләп алып барган булыр иде Зөлфәт (исемнәр үзгәртелде). Ә ул чагында бик тә малай көтте. Ике кыздан соң ир бала тугач, и сөенде, башы күккә тиде. Янәсе, нәсел дәвамчысы! Өрмәгән җиргә дә утыртмадылар...

Болай буласын белсәме! "Миңа бала кирәк түгел, төшертәм", - дип йөргәндә, хатынына каршы килмәгән, киресенчә, үзе табибка җитәкләп алып барган булыр иде Зөлфәт (исемнәр үзгәртелде). Ә ул чагында бик тә малай көтте. Ике кыздан соң ир бала тугач, и сөенде, башы күккә тиде. Янәсе, нәсел дәвамчысы!

Өрмәгән җиргә дә утыртмадылар дисәң, һич арттыру булмас. Апалары да төпчекләрен бик иркәләде. Ни сораса, шуны алып бирделәр: үзйөрешле уенчык машиналардан алып велосипедын да, скутерын да кызганмадылар.

Зөлфәт Себердә эшләгәч, акчага кытлык кичермәделәр анысы. Ике катлы ялан хәтле коттедж салып керделәр. Машина да тау кадәр, чит илнеке.

Башта бер-бер артлы кызларын кияүгә бирделәр. Шаулатып туй үткәрделәр, бүләкне дә мулдан салдылар, һәрберсенә фатир алыштылар.

Илфатлары да буй җиткерде. Укуга бик күңеле ятмагач, мәктәптән көчкә этеп-төртеп чыгардылар. Үзләре югары белемле булгач, бердәнбер малайларына да яхшы һөнәр бирәселәре килде. Аны ничек итеп булса да институтка урнаштырдылар. Бөтен хикмәт шуннан башланды да инде.

Институт башка шәһәрдә иде. Моңарчы кесәсендә зур акча йөрткәне юк иде малайның. Өйдә бар да бар бит, җитмәгәнен үзләре алып бирделәр. Зур калада ымсындыргыч нәрсәләр җитәрлек. Башта Илфатның атна саен акча соравын тәм-томга, чүп-чарга тотадыр дип уйладылар. Ә ул биргән саен күбрәк таләп итте. Әллә наркотиклар белән бәйләндеме икән дип баш ваттылар. Бәхеткә, ул шикләре расланмады.

Көннәрдән бер көнне Илфат укуын ташлап кайтты һәм өйдә бикләнде. Беркая чыкмавына, кем шалтыратса да, телефонын алмавына, гел кәефсез йөрүенә аптырашта иде әти белән әни.

- Нәрсә булды, улым, сөйлә! - дип ялынсалар да, малай ачылмады.

Зөлфәтнең Себергә вахтага китәр вакыты җитә иде. Алар хатыны белән азык-төлек алырга дип кибеткә җыендылар. Илфатны да дәшкәннәр иде, кая, урыныннан да кузгалмады.

Ике сәгатьләп йөреп кайтсалар, Илфат бүлмәсендә юк иде. Хәвеф сизенгәндәй, Зөлфәтнең күңеле "жу" итеп куйды. Ул тизрәк гаражга йөгерде һәм чак хуштан язмады. Илфат башына элмәк киеп, дөнья белән хушлашырга җыенып ята иде.

- Әти! - диде дә, аяк астындагы урындыгын тибеп җибәрде.

Аны коткарып калдылар. Акчага кызыгып, комарлы уеннарга бирелеп киткән булган уллары. Бер уйнасаң, сазлы күл кебек, үзенә суырып алырга гына тора бит ул явыз нәрсә! Ничә миллионга батканын ишеткәч, Зөлфәт улын үзе бәреп үтерердәй булды.

Нишлисең, йортларын да, машиналарын да сатарга туры килде. Хәзер кеше фатирында көн күрәләр. Илфатны исә әтисе үзе белән Себергә эшкә алып китте. Тир түгеп тапкан мал кадерле була диләр бит, бәлки акылга утырыр ди.

Резеда СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тир түгеп тапкан мал кадерле була