Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Татарстанлыларның 62 проценты беркайчан да тәмәке тартып карамаган

Ел саен ноябрьнең соңгы пәнҗешәмбесе - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә. Федераль кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан идарәсе бу уңайдан халык арасында "Сез тәмәкене еш тартасызмы?" дигән сораштыру уздырган. Сораштыру идарәнең рәсми сайтында, шулай ук "ВКонтакте" челтәрендә алып барылган. Респондентларга җиде...

Ел саен ноябрьнең соңгы пәнҗешәмбесе - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә.

Федераль кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан идарәсе бу уңайдан халык арасында "Сез тәмәкене еш тартасызмы?" дигән сораштыру уздырган. Сораштыру идарәнең рәсми сайтында, шулай ук "ВКонтакте" челтәрендә алып барылган. Респондентларга җиде төрле җавап тәкъдим ителгән. Җавапларга караганда, бу кешеләрнең күпчелеге тәмәке тартмаганы яки аны ташлаганы аңлашыла.

Респондентларның 62 проценты беркайчан да тәмәке тартмаган, 19 проценты элек тарткан һәм аннан соң ташлаган, 5 проценты кайвакыт тарткалый, 4 проценты ташлыйсы килсә дә даими тәмәке тартып тора, 0,5 процент көнгә 1 кап тәмәке тарта һәм ташларга җыенмый, 5 процент 1 каптан күбрәк тәмәке тартса да ташларга хыяллана, дип хәбәр итә shahrikazan.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанлыларның 62 проценты беркайчан да тәмәке тартып карамаган