Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда авыл хатын-кызларын зурладылар - ФОТО

Авылда яшәүче хатын-кызларга тормыш итүе җиңел түгел. Эшенә дә барырга, хуҗалыкта да кайнарга, балалар тәрбияләргә дә җитешергә кирәк. Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән "Авыл хатын-кызы - кичә һәм бүген" дигән чарада районыбызда фидакарь хезмәт куйган, тормыш юлларын өлге итеп алырлык апалар катнашты. Татшуган авылында фельдшер-акушер булып эшләгән Зәһрә Бакирова, Сәпәй...

Авылда яшәүче хатын-кызларга тормыш итүе җиңел түгел. Эшенә дә барырга, хуҗалыкта да кайнарга, балалар тәрбияләргә дә җитешергә кирәк. Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән "Авыл хатын-кызы - кичә һәм бүген" дигән чарада районыбызда фидакарь хезмәт куйган, тормыш юлларын өлге итеп алырлык апалар катнашты.

Татшуган авылында фельдшер-акушер булып эшләгән Зәһрә Бакирова, Сәпәй авыл җирлеге башлыгы булган Флера Исламова, Карамалы авылында балалар укыткан, соңыннан идарәдә эшләгән Зимфира Ибраһимова, Урсай авылында гомере буе балаларга рус теле, әдәбиятыннан белем биргән Нурия Хәсәнова, Чалпы авылында күп еллар акушер булган, соңыннан балалар бакчасы коллективын җитәкләгән Минзирә Гәрәева белән очрашуга шәһәребезнең 1 нче мәктәбеннән югары сыйныф укучылары килде. Бу чараның максаты - яшьләргә һөнәр сайларга булышу иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев бүген дә актив тормыш белән яшәүче бу ханымнарга изге теләкләрен җиткерде. Мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, һөнәр сайлаганда ялгышмаска, кызларның киләчәктә яхшы әни, егетләрнең яхшы әти булып үсеп җитүләрен теләде. Шулай ук мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова өлкәннәрнең һәрвакыт төрле мәдәни чараларда катнашулары, смотр-конкурсларда уңышларга ирешүләре хакында сөйләде.

Фәнзирә Арсланова, Алина Идрисова кунакларга матур жырларын, биюләрен бүләк итте.

Гөлфия Мостафина, төбәкне өйрәнү музее фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда авыл хатынкызларын зурладылар ФОТО