Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда скандинавия йөреше популярлаша

Соңгы елларда тормышыбызга "скандинавская ходьба" дигән физкультура төре бик актив кереп китте. Һәр көн иртән эшкә барганда чаңгыныкы сыманрак таяклар тотып, урам әйләнүчеләргә кызыгып калам. "Пенсиягә чыксам, мин дә боларга кушылыр идем", - дип эчтән генә хыялланып куям. Юкса, кичен әйлән дә кер бит инде урамны, юк, өйгә кайтып бер...

Соңгы елларда тормышыбызга "скандинавская ходьба" дигән физкультура төре бик актив кереп китте. Һәр көн иртән эшкә барганда чаңгыныкы сыманрак таяклар тотып, урам әйләнүчеләргә кызыгып калам. "Пенсиягә чыксам, мин дә боларга кушылыр идем", - дип эчтән генә хыялланып куям. Юкса, кичен әйлән дә кер бит инде урамны, юк, өйгә кайтып бер бикләнгәч, һич чыгасы килми.

Кызыгып, аларны фотога булса да төшердем.

- Көн дә чыгып, тәннәрне язып кайтабыз. Үзенчә бер аралашу да. Әйдәгез, безгә кушылыгыз, - диләр елмаеп.

Әнә шулай үз сәламәтлекләрен һәм кәефләрен кайгырта белгән ханымнарга: "Әфәрин!" - диеп калдым.

- Фитнесның бу төре аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы. Алар бит тренажер залларда катлаулы күнегүләр ясый алмый. Шулай ук травмалардан һәм операцияләрдән соң тернәкләнү өчен дә бер дигән чара. Стадионнарыбызда һәм паркларда махсус таяклар белән йөрүчеләр көннән-көн арта, халыкның сәламәт тормышка тартылуы бик шатлыклы күренеш, - ди физик культура, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.

Резеда ШӘРИПОВА

Безнең белешмә: Фитнесның бу төре моннан җитмеш ел элек Финляндиядә барлыкка килгән һәм бик тиз башка илләргә дә таралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда скандинавия йөреше популярлаша

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда скандинавия йөреше популярлаша