16 август 2016 яңалыклары
-
Азнакайда Виктор Цойны искә алу кичәсе узды
15 августта Ишкәев исемендәге ял паркында Виктор Цойны искә алу кичәсе узды. Аны яшьләр идарәсе, Яшьләр үзәге һәм "Восток" үзәге оештырды. Совет чорында иң танылган рок-музыкантны искә алу концертлары уздыру илебездә традициягә әверелде һәм аннан Азнакай да читтә калмый. Виктор Цой әле дә аның иҗатына гашыйклар күңелендә яши. Әлеге кичәдә...
-
19 августта азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Галимҗан улы Һадиев кабул итә
19 августта "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге башкарма комитетында (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йорты, 1 нче кат) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Галимҗан улы Һадиев кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны буенча языла аласыз.
-
Иртәгә Актүбәдә фонтан ачыла
Актүбә бистәсе дә Азнакай шәһәреннән калышмый, көннән-көн үсә, матурлана, халык өчен уңайлыклар арта. Быел ул үзенең 60 еллыгын да билгеләп уза. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан бистәдә республика, нефтьчеләр, район ярдәме белән зур эшләр башкарылды. 17 августта19.00 сәгатьтә реконструкциядән соң тантаналы төстә Җиңү мәйданы һәм фонтан ачылачак. Актүбәлеләрне театральләштерелгән тамаша, татар...
-
Бүген Азнакайда беренче сыйныфка баручы 180 балага портфельләр тапшырылды
Менә ул күптән көткән бәхетле көн! Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында бүген районыбызда беренче сыйныфка баручы 180 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. - Әлеге матур традиция унынчы елын дәвам итә....
-
Азнакайда “Игътибар, балалар!” акциясе бара
Каникул чорында балигъ булмаганнарның хәвефсезлеген тәэмин итү максаты белән район территориясендә 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасының икенче этабы үтә. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик акцияләр уздыра. Алар балигъ булмаган пассажирларны утыртып йөрүгә, машина йөртүчеләрнең өстенлекне җәяүлеләргә бирү-бирмәвенә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга багышлана. Мәгариф учреждениеләре янына килү...
-
Олимпия чемпионы Тимур Сафинның нәсел җебе Азнакайга тоташа
Милләттәшебез 24 яшьлек Тимур Сафин Бразилиядә баручы олимпиадада рапирачылар ярышында бронза медаль отты. Спортның әлеге төре буенча шәхси ярышларда Россия спортчыларының 2000 елдан бирле бернинди урын яулаганнары булмаган. Тимур Сафинның нәсел җебе әтисе Марсель яклап районыбызга килеп тоташа. Марсель Сафин Камышлы авылында укытучылар Габделхак ага белән Сәрвәр апа гаиләсендә туа,...
-
Район һәм шәһәр Советлары депутатлары игътибарына!
18 августта район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы уздырыла. Башлана 14.00 сәгатьтә. Район Советының оештыру бүлеге
-
Янгында зыян күргән Вьетнам базары яңадан ачыла
Бүген, 16 августта, 2014 елда янгын чыгу нәтиҗәсендә зыян күргән Вьетнам базары ачыла. Аны төзү инвесторларга 250 млн сумга төшкән. Яңа бинаны бер катлы, уңайлы чыгу юллары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча туры килерлек итеп төзегәннәр. Биредә арендалаучыларның күбесе элеккеге сатучылар, аларның 15%ы гына яңа эшмәкәрләр. Исегезгә төшерәбез: узган елның...
-
Яхшы эшләгәч, яңа комбайн биргәннәр
- Армиягә киткәнче дә комбайнда эшләдем, кайткач та ике дә уйлап тормыйча шунда утырдым, күңелемне биреп басуларны иңлим, - ди "Азнакай" АФ" җәмгыятенең алдынгы һәм тәҗрибәле комбайнчысы Илнур Ибраһимов. - Минем 10 мең центнердан да ким суктырганым булмады. Илнур елның-елында төрле бәйгеләрдә дә алдынгылыкны алып килә. Һәммәсен дә искә алып,...
-
Хаҗ гамәле буенча бик еш туа торган сорауларга ҖАВАП
Хаҗ кылуның фарызлыгы турында Коръәндә һәм хәдистә әйтелгәнме? «Әл-Бәкара» сүрәсе, 196 нчы аять: «Хаҗ һәм гомрәне Аллаһы ризалыгы өчен үтәгез». «Әл-Гыймран» сүрәсе, 97 нче аять: «Көче җиткән кешеләргә, Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз булды». Сөннәттән булган дәлилләргә килгәндә, Әбү Һүрайра разый Аллаһу ганһы: «Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вәгазь белән мөрәҗәгать...
-
«Җиңү волонтерлары» хәрәкәте җитәкчесе Азат Идрисов Азнакайга шаккатып китте
Азнакайда «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов булып китте. Ул әлеге хәрәкәтнең шәһәребездәге координаторлары белән очрашты, яңа уку елына Азнакай бүлекчәсенең эш планы тикшерелде. - Азнакай мине шаккаттырды. Башкаладан ерак урнашса да, монда балалар һәм яшьләр үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Спорт мәйданчыклары һәм комплекслары,...
-
Азнакайда беренче сыйныфка баручыларга портфельләр тапшырылачак
«Мәктәпкә барырга ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында авыр тормыш хәлендәге, ишле гаиләләрдәге, инвалид балаларга уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк итү күркәм традициягә әверелде. 16 августа Ишкәев исемендәге ял паркында булачак беренче сыйныфларга тантаналы төстә портфельләр тапшырылачак. 17 августта исә Мәдәният йортында да физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шундый чара узачак.