Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Олимпия чемпионы Тимур Сафинның нәсел җебе Азнакайга тоташа

Милләттәшебез 24 яшьлек Тимур Сафин Бразилиядә баручы олимпиадада рапирачылар ярышында бронза медаль отты. Спортның әлеге төре буенча шәхси ярышларда Россия спортчылары­ның 2000 елдан бирле бернинди урын яулаганнары булмаган. Тимур Сафинның нәсел җебе әтисе Марсель яклап районыбызга килеп тоташа. Марсель Сафин Камышлы авылында укытучылар Габделхак ага белән Сәрвәр апа гаиләсендә туа,...

Милләттәшебез 24 яшьлек Тимур Сафин Бразилиядә баручы олимпиадада рапирачылар ярышында бронза медаль отты. Спортның әлеге төре буенча шәхси ярышларда Россия спортчылары­ның 2000 елдан бирле бернинди урын яулаганнары булмаган.

Тимур Сафинның нәсел җебе әтисе Марсель яклап районыбызга килеп тоташа. Марсель Сафин Камышлы авылында укытучылар Габделхак ага белән Сәрвәр апа гаиләсендә туа, балачагы һәм үсмер еллары Чалпыда уза. Ул үзе дә һөнәре буенча педагог. Гаилә коргач, язмыш җилләре аны Үзбәкстан якларына илтә. Тимур биредә дөньяга килә. Аннан гаилә Уфага кайта. Әнисе Гөлсинә шулай ук Татарстаннан, Әлки районы кызы.

Ике ел элек Казанда узган дөнья чемпионатында да Тимур Сафин бронза медаль откан. Чемпион кечкенәдән максатчан булып үскән. Спортның күп төрләре: шахмат, дзюдо, бокс белән дә шөгыльләнгән. Фехтованиене исә гомерлек һөнәре итеп сайлаган.

- Алты яшендә шахмат уйнарга өйрәткән идем, бер атнадан мине җиңә башлады, - диде хәзер Казанда яшәүче якташыбыз Марсель Сафин телефон аша элемтәдә. - Фехтование мәктәбенә 10 яшенән йөри башлады. Ул чакта Уфа читендә яши идек, 15 чакрым араны көн дә автобуста авыр сумкасын тагып бер дә зарланмыйча йөрде. Улыбызның җиңүен ишеткәч, кичергән шатлыкны аңлатып бетерә торган түгел. Спортчының төп максаты - олимпиадада җиңү бит. Шулай булгач, Тимурыбызның тырышлыгы юкка китмәгән дигән сүз.

Тимур Сафин Уфада физкультура институтын тәмамлаган, армиядә хезмәт итеп кайтырга да өлгергән. Ул ике тапкыр Европа чемпионы, дөнья, Европа чемпионатлары һәм Европа уеннары призеры да. Фехтование буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпия чемпионы Тимур Сафинның нәсел җебе Азнакайга тоташа