Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Яхшы эшләгәч, яңа комбайн биргәннәр

- Армиягә киткәнче дә комбайнда эшләдем, кайткач та ике дә уйлап тормыйча шунда утырдым, күңелемне биреп басуларны иңлим, - ди "Азнакай" АФ" җәмгыятенең алдынгы һәм тәҗрибәле комбайнчысы Илнур Ибраһимов. - Минем 10 мең центнердан да ким суктырганым булмады. Илнур елның-елында төрле бәйгеләрдә дә алдынгылыкны алып килә. Һәммәсен дә искә алып,...

- Армиягә киткәнче дә комбайнда эшләдем, кайткач та ике дә уйлап тормыйча шунда утырдым, күңелемне биреп басуларны иңлим, - ди "Азнакай" АФ" җәмгыятенең алдынгы һәм тәҗрибәле комбайнчысы Илнур Ибраһимов. - Минем 10 мең центнердан да ким суктырганым булмады.
Илнур елның-елында төрле бәйгеләрдә дә алдынгылыкны алып килә. Һәммәсен дә искә алып, быел өр-яңа " TORUM 740" комбайнын биргәннәр үзенә. Басуда, тузан эчендә йөргән кебек тә түгел. Бар да заманча, уңайлы, компьютеры, кондиционеры, суыткычы бар. Адым саен туктап, бушатып йөрисе дә юк, чөнки бункерлары да бик зур. Басуларны иңләп кем килә икән дисәң? Ибраһимов икәнлеге әллә кайдан ук күренеп тора. Комбайны да исемле бит: "Ибрай" дип атала.
Ибраһимовлар гаиләләре белән игенчеләр. Тормыш иптәше Ләйлә дә амбарда эшли, игенчеләргә тәмле ризыклар да пешергән. Авылда үз нигезләрен корып, тигез, тату гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Ә авыл яшьләр белән матур, аның киләчәге яшьләрдә.
Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яхшы эшләгәч, яңа комбайн биргәннәр