Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хаҗ гамәле буенча бик еш туа торган сорауларга ҖАВАП

Хаҗ кылуның фарызлыгы турында Коръәндә һәм хәдистә әйтелгәнме? «Әл-Бәкара» сүрәсе, 196 нчы аять: «Хаҗ һәм гомрәне Аллаһы ризалыгы өчен үтәгез». «Әл-Гыймран» сүрәсе, 97 нче аять: «Көче җиткән кешеләргә, Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз булды». Сөннәттән булган дәлилләргә килгәндә, Әбү Һүрайра разый Аллаһу ганһы: «Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вәгазь белән мөрәҗәгать...

Хаҗ кылуның фарызлыгы турында Коръәндә һәм хәдистә әйтелгәнме?

«Әл-Бәкара» сүрәсе, 196 нчы аять: «Хаҗ һәм гомрәне Аллаһы ризалыгы өчен үтәгез». «Әл-Гыймран» сүрәсе, 97 нче аять: «Көче җиткән кешеләргә, Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз булды». Сөннәттән булган дәлилләргә килгәндә, Әбү Һүрайра разый Аллаһу ганһы: «Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вәгазь белән мөрәҗәгать итеп, безгә болай диде: «Әй, кешеләр! Аллаһы сезгә хаҗны фарыз кылды, аны үтәгез!» диде (Әхмәд).

Зур һәм кече хаҗ кылуның аермасы бармы?

«Әл-Гыймран» сүрәсе, 97 нче аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Көче җиткән кешегә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыздыр». Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора», - дигән.

Мәдинәдәге Пәйгамбәребезнең мәчет-каберенә баргач, үзеңне ничек тотарга кирәк?

Мәчеткә кергәч, ике рәкәгать намаз укы. Мөхәммәд галәйһиссәламнең кабере янында: «Әссәламегаләйкүм йә Рәсүлуллаһ» дип әйтергә ярый.
Гыйбадәт вакытында йөзең белән Кәгъбә тарафына борыл, ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң, Аллаһы Тәгаләдән генә сора, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм инде вафат, ул үзе Аллаһы Тәгалә ярдәменә мохтаҗ Кәгъбәне тәваф ­кылганда, кайберәүләр төрле ­догалыклар язылган китапчыкларны укып баралар. Шул сәбәпле башка­ларга да комачаулыйлар. Болай укып бару ярыймы?

Тә­ваф вакытында башка хаҗиларга комачаулап, китап­ларга карап укып бару дөрес түгел. Фәкать «Йәмән почмагы» һәм «Кара таш» арасында Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Раббәнә әтинә...» догасын укыган.

Хаҗиларның Мәккәи-Мөкәррәмәдән соң Пәйгамбәребезнең кабер шәрифенә барулары нинди гамәлдән санала?


Хаҗиларга Мәдинәи Мөнәвә­рәгә барып, Пәйгамбәребез га­ләйһиссәламнең кабер-шәрифе булган Рузаи-Мөтаһһәрәне зиярәт кылу бик олуг мөстәхәб гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Каберемне зиярәт кылучы - шәфәгатемә ирешүче», - дип әйтеп калдырган.



tat.islam-today.ru

Фото: vlast.kz


Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хаҗ гамәле буенча бик еш туа торган сорауларга ҖАВАП