Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда беренче сыйныфка баручы 180 балага портфельләр тапшырылды

Менә ул күптән көткән бәхетле көн! Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында бүген районыбызда беренче сыйныфка баручы 180 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. - Әлеге матур традиция унынчы елын дәвам итә....

Менә ул күптән көткән бәхетле көн! Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында бүген районыбызда беренче сыйныфка баручы 180 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

- Әлеге матур традиция унынчы елын дәвам итә. Бик зур рәхмәт предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә, депутатларга, алар һәрвакыт бу акциядә катнашалар. Азнакай елдан-ел үсә, балалар, яшьләр өчен бик күп социаль объектлар калка. Районның 85 еллык юбилеенда Президентыбыз да югары бәя бирде. Тиздән яңа уку елы башлана. Мәктәпләр аңа әзер. Без әти-әниләр белән бергәләп балаларны укырга әзерләргә тиеш. Балалар бәхетле булсыннар, йөзләреннән елмаю китмәсен. Аның өчен безгә, өлкәннәргә, матур итеп эшләргә һәм шундый акцияләр үткәрергә кирәк. Балаларның исә яхшы укып, әти-әниләрен, укытучыларын тыңлап, республикабызны, районыбызны яратып, горурланып яшәүләрен телибез, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантаналы чараны ачып.

Бәйрәм шәһәрнең иң күркәм җирләренең берсендә - Ишкәев исемендәге ял паркында булды. Балаларның күбесе биредәге аттракционнарны сынап караган инде. Балалар иҗаты үзәге оештырган күңелле уеннар, биюләр кояшлы көнгә тагын да бер ямь өстәде.

- Рәхмәттән башка сүзебез юк. Бик дулкынландыра торган чара. Аз гына игътибардан да кешенең күңеле була. Балаларның шатлыгын әйтеп бетергесез, - диде ата-аналар исеменнән Руфина Солтанова.

Быел мәктәп бусагасын районда 625 бала атлап керәчәк. 17 һәм 18 августта 2 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр ятим һәм опекадагы, инвалид балаларга да портфельләр тапшырылачак.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайда беренче сыйныфка баручы 180 балага портфельләр тапшырылды