Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Виктор Цойны искә алу кичәсе узды

15 августта Ишкәев исемендәге ял паркында Виктор Цойны искә алу кичәсе узды. Аны яшьләр идарәсе, Яшьләр үзәге һәм "Восток" үзәге оештырды. Совет чорында иң танылган рок-музыкантны искә алу концертлары уздыру илебездә традициягә әверелде һәм аннан Азнакай да читтә калмый. Виктор Цой әле дә аның иҗатына гашыйклар күңелендә яши. Әлеге кичәдә...

15 августта Ишкәев исемендәге ял паркында Виктор Цойны искә алу кичәсе узды. Аны яшьләр идарәсе, Яшьләр үзәге һәм "Восток" үзәге оештырды.

Совет чорында иң танылган рок-музыкантны искә алу концертлары уздыру илебездә традициягә әверелде һәм аннан Азнакай да читтә калмый. Виктор Цой әле дә аның иҗатына гашыйклар күңелендә яши.

Әлеге кичәдә теләгән һәркем музыкантның җырларын башкара ала иде. Ринат Латыйпов, Раил Мусин, Динис Сәлахов, Рамил Асылов, Ангелина Ганиева, Регина Стрих җырлары концерт мәйданчыгыннан еракларга яңгырады.

Олысы да, кечесе дә чыгышларны дулкынланып тыңлады.. Концертны «JackieJack!» төркеме Виктор Цойның ике җыры белән төгәлләде. Аннан соң бушлай "Солнечные дни" дигән фильм күрсәтелде.

Зөлфия ХӘМИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Виктор Цойны искә алу кичәсе узды