10 март 2015 яңалыклары
-
Азнакайда лицейчылар балы узды
Көяз кавалерлар, нәзәкатле туташлар, унтугызынчы гасырның купшы биюләре, дулкынланып алсуланган йөзләр, ирен читләренә эленгән елмаюлар... Бу - лицейчылар балы. Шәһәребезнең физика-математика юнәлешендәге 4 нче лицеенда икенче елын уздырылучы әлеге чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул укучыларны алга таба да сынатмаска, лицей исемен югары күтәреп, тырышып укырга, кирәкле һөнәрләр...
-
Беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә
Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, сыйфатсыз товар тарату, социаль хезмәткәр, табиб сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да...
-
Әлмәттә уздырылган республика музыкаль-теоретик олимпиадада Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рамина Ибраһимова өч номинация буенча да җиңү яулады
Бөек композитор Петр Чайковскийның тууына 175 ел тулуга багышлап Әлмәттә уздырылган республика музыкаль-теоретик олимпиадада Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рамина Ибраһимова (укытучысы - Нәфисә Смакова) өч номинация буенча да җиңү яулады. Татарстанның көньяк-көнчыгышы районнарыннан катнашкан 85 конкурсант арасыннан Рамина музыка әдәбияты һәм белеме буенча - беренче, сольфеджио буенча икенче урынны...
-
Азнакай районының Камышлы авылы мәдәният йортында “Хәрби антка тугрылык” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Әдәбият елы уңаеннан Камышлы авылы мәдәният йортында "Хәрби антка тугрылык" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Анда китапны төзүчеләр - шагыйрь Илдус Гыйләҗев, язучы Марсель Гарипов, иганәчесе - Камышлы авылы егете Миргазиян Динмөхәммәтов һәм Әфган сугышы ветераннары катнашты. Бу кичә утлы еллар хатирәләрен яңартты, батырлыкның эзсез югалмавын искәртте.
-
Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше вафат була
Тизлек. Вакыт. Юл... Статистика мәгълүмат-ларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр. Агымдагы елның ике аенда Россия юлларында 320 фаҗигасендә 47 кеше вафат булган, шулар...
-
Тикшерелүдән баш тартсаң, җәза катгыйлана
РФ административ кодексының 27.12.1 маддәсе, 1 бүлеге буенча, административ хокук бозучылар ( җитәрлек нигезләмә булганда) спиртлы эчемлекләр куллануны раслау өчен медицина тикшерүенә җибәреләләр. Юлламаны административ хокук бозулар турында беркетмә төзүче җаваплы кешеләр бирә. Медицина тикшерүе узу турында беркетмәнең күчерелмәсе медицина күзәтүе үтәргә тиешле кешегә тапшырыла. Балигъ булмаган яшүсмерне медицина күзәтүе...
-
Азнакайның яшь радиоэлемтәчеләре сынатмыйлар
Әле компьютерлар, кәрәзле телефоннар булмаган чорда малайлар үзлекләреннән радио ясап, элемтәгә чыга торган иделәр. Заманында мәктәпләрдә радиосөючеләр түгәрәкләре гөрләп эшләде. Онытыла барган бу шөгыльгә шәһәребездә Ринат Вәлиев кабат җан өреп җибәрде. Һөнәре буенча ул элемтәче түгел, ә менә мавыгуы кечкенәдән башланган, алты яшендә беренче радиоалгыч җыйган. Хәзер ул кыска дулкынлы...
-
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады
Язның беренче чәчәкләре кебек гүзәл хатын-кызларыбызның бәйрәме һәр елдагыча тантаналы шартларда, истәлекле уза. Җомга көнне район һәм шәһәр мәдәният йорты тамаша залы гүзәл затларыбыз белән шыгрым тулы иде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбыз хатын-кызларын 8 Март бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, тормышыбыз ямьле булсын өчен куйган хезмәтләре...
-
Басулар тракторлар гөрелтесенә күмелер
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен ял да, бәйрәм дә юк. Алар ел әйләнәсе эштә, урып-җыю кампаниясе тәмамлану белән үк язгы чәчүгә әзерләнә башлыйлар. Ә быел яз бик иртә килә. Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара. Тиздән, бик тиздән басулар тракторлар гөрелтесенә күмелер. Районыбызда матур традиция бар. Ел саен язгы кыр...