8 февраль 2016 яңалыклары
-
Дүшәмбе киңәшмәсе
Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. Авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә узган хисап җыелышларына да тукталып, Наҗәт Нәгыймов халык күтәргән һәр сорау, проблема хәл ителергә тиеш дип ассызыклады. Узган атнада...
-
Азнакайга – берьюлы ике бүләк!
Узган атна ахырында Мәскәүдә "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) биләмәсе" илкүләм бәйгесендә җиңү яулаучыларны бүләкләү тантанасы узды. Анда Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева катнаштылар. Бөтенроссия бәйгесенең 2014 ел нәтиҗәләре буенча барган бәйгегә йомгак Россия Хөкүмәтенең кабул итү йортында ясалды. Инде газетабыз алданрак хәбәр...
-
Өч көндә – өч янгын
Узган атнаның җомга һәм ял көннәрендә беръюлы өч янгын булды. Беренчедән, Әгерҗе авылы шәхси йорт ихатасындагы мунчада янгын чыга. Сәбәбе: мунча якканда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау. Шимбә көнне иртә таңнан "кызыл әтәч" Хәсәнов урамындагы 21 нче йорттагы күпфатирлы йорттагы балконны ялмап ала, ут күрше балконга дә күчә. Янгынны тәмәке тартканда...
-
Азнакайның иң яхшы укытучысы билгеләнде
Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларның эш тәҗрибәләрен тарату, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максатларында «Ел укытучысы» бәйгесе үткәрелә. Аның муниципаль этабында районыбыздан 16 укытучы катнашты. Беренче турда шәһәребезнең 6 нчы мәктәбе базасында алар ачык дәрес күрсәттеләр. Аннан мәгълумати-методик бүлектә мастер-класс узды. «Ел укытучысы-2016» бәйгесендә беренче урынга Урманай мәктәбеннән Эльвира Ихсанова...
-
Сау булыгыз, коллекторлар?!
Россиянең рибачылар һәм кредитоманнар фронтыннан хәбәрләр соңгы вакытта чып-чын гражданнар сугышы төсмерен ала башлады. Бәрелешнең төп сәбәпчесе әҗәткә яшәргә яратучыларның җиде кат тиресен салдырырга яратучы банклар, микрофинанс оешмалары һәм әҗәт алып та, аны түләргә теләмәгән яисә түли алмаган кредит бәйлелегенә төшкән кешеләр. Хәзерге гадәти банк процентлары гына да шундый: түлим...
-
Сакланганны саклармын...
Сишәмбе көнне Азнакайдагы шәхси йортта янгын чыгып, бинага шактый зыян килде. Бүгенге көндә янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Бәла-каза һәммәбезгә дә килергә мөмкин , шуңа күрә алдан саклык чаралары күрү мөһим. Янгыннарда үлү очраклары күпчелек (50 процент) йоклаган чорга туры килә. Нәкъ менә йоклаганда кеше төтен исен сизми. Ут чыганагын...
-
Бер ир-ат мәет янында уянган
Лениногорскта үтереш булган. 47 яшьлек ир-ат белән 38 яшьлек хатын-кыз арасында, кәеф-сафа корганнан соң, талаш чыккан. Ир-ат дус хатынын чәченнән тотып берничә тапкыр идәнгә бәргән. Йокыдан торгач кына ир-ат хатын-кызның исән булмавын аңлаган. Үтерүчегә карата җинаять эше кузгатылган. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53966-ber-ir-at-m
-
Әни булучы хатын-кызларга түләнә торган пособияләр артты
1 февральдән әни булучы хатын-кызларга түләнә торган пособияләр артты. Бу турыда Россия социаль иминияте фондының Татарстан буенча бүлекчәсе сайтында хәбәр ителә. - Хатын-кыз консультациясенә иртә срокта исәпкә басучыларга 581,73 сум бирә башлыйлар - Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие хәзер 15 512,65 сум тәшкил итә - Яшь ярымга кадәр...
-
Безгә монда яшисе
Еллык эшкә хисап һәм алга бурычлар билгеләү буенча халык катнашында җыелышлар торак ширкәтләрендә дә уза. "28 нче квартал" ТСЖ җыены да оешкан төстә, җитәкчеләрнең торак милекчеләре белән үзара фикер алышу шартларында үтте. ТСЖ җитәкчесе Марат Солтанов узган елда башкарылган эшләргә хисап белән чыгыш ясады. Әлеге ширкәткә 26 күпфатирлы торак йорт...