Россиянең рибачылар һәм кредитоманнар фронтыннан хәбәрләр соңгы вакытта чып-чын гражданнар сугышы төсмерен ала башлады. Бәрелешнең төп сәбәпчесе әҗәткә яшәргә яратучыларның җиде кат тиресен салдырырга яратучы банклар, микрофинанс оешмалары һәм әҗәт алып та, аны түләргә теләмәгән яисә түли алмаган кредит бәйлелегенә төшкән кешеләр.
Хәзерге гадәти банк процентлары гына да шундый: түлим...
Россиянең рибачылар һәм кредитоманнар фронтыннан хәбәрләр соңгы вакытта чып-чын гражданнар сугышы төсмерен ала башлады. Бәрелешнең төп сәбәпчесе әҗәткә яшәргә яратучыларның җиде кат тиресен салдырырга яратучы банклар, микрофинанс оешмалары һәм әҗәт алып та, аны түләргә теләмәгән яисә түли алмаган кредит бәйлелегенә төшкән кешеләр.
Хәзерге гадәти банк процентлары гына да шундый: түлим дисәң, алны-ялны белми эшләргә һәм ачлы-туклы яшәргә туры килә. Микрофинанс оешмаларының кредитларын исә түләү бөтенләй мөмкин дә түгел: 5 меңлек әҗәт 5 миллионга кадәр бик тиз үсеп җитәргә мөмкин. Бу хакта без "Ватаным Татарстан"да бер ел элек "Риба коллары" дигән язмада дәлилләп-исәпләп язып күрсәткән идек. Математика буенча элементар белеме булган кеше микрофинанс оешмаларын кимендә бер чакрымнан әйләнеп үтәргә тиеш.
Кредит инәсендә утыручылар исә үз һәлакәтләренә таба баш ташлап барырга ярата, нәтиҗәдә байтагын элмәк көтә, суицидның бүтән юлларын сайлаучылар, үзләре белән дөньядан гаиләләрен дә ияртеп китүчеләр саны арта бара. Дөнья белән бәхилләшергә теләмичә, көрәш юлларына басканнарны җәһәннәмгә коллекторлар озатырга тырыша: йодрык белән кыйнаудан алып утлы коралдан ату, тәрәзәдән "Молотов коктейле" ыргыту кебек ысуллар тормышка ашырыла.
Коллекторлар тырышлыгының сәбәбе бик аңлашыла: кире кайтарылган әҗәтнең 40-50 проценты аларныкы булачак, димәк, сүз йөз меңләгән һәм миллионлаган сум акча турында бара. Балалар бакчаларын шартлату, хастаханәләрнең телефонын өзеп кую, ут төртеп яндыру, коллектор корбаннарын якларга тырышкан полицейскийларны атып үтерү кебек вәхшилекләр хәттин ашкач, Россиянең закон әвәләүчеләре дә уяна башлады: коллекторларны тыю, эшчәнлеген туктатып торулар турында сүзләр кузгатылды. Алда Думага сайлау тора, пиар эшләү өчен иң мөһим чак, шуңа күрә коллекторлар һөҗүменнән интеккән сайлаучыларны канат астына алып, күңелләрен күрү - тормыш үзе алдыңа китереп куйган татлы җим ул. Моны иң беренче булып Жириновский партиясе шәйләп алды һәм инде Дәүләт Думасына коллекторлар эшчәнлеген тыю турында закон проектын кертеп тә өлгерде. Проблемага Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко да игътибар итте: коллекторлар турында канун кабул ителгәнче, коллекторлар эшчәнлеген туктатып тору кирәклеге хакында игълан итте.
Фаразлап карыйк: коллекторларга "сау булыгыз!" дип әйткән канун кабул ителәчәкме-юкмы? ЛДПР проекты нигезендә ниндидер закон кабул ителсә дә, коллекторларны тулысынча тыю булмастыр дип уйлыйм мин үзем. Коллекторларның югары җитәкчелектә бик куәтле лоббилары булмый калмас, чөнки болар үзе сауган сөтне үзкыйммәтеннән кыйбатрак бәягә сата алмый интеккән авыл кешеләре генә түгел, ә зур һәм җиңел табыш ияләре. Гадәттә андый табышлар тирәсендә "йонлач куллар" бик күп тулгана. "Думада рәсми булмаган сөйләшүләр вакытында депутатлар андый законны кабул итүгә коллекторлар үзләре комачаулый дип зарлана", - дип яза әнә "Российская газета". Димәк, канун кабул ителгән очракта да бик йомшак вариантта, коллекторлар күңеле авыр кабул итмәслек итеп кенә кабул ителәчәк. Ул кабул ителгәч, инде коллекторлар законлы рәвештә эшли башлаячак һәм аларга каршы көрәшү кыен булачак.
Икенчедән, хәзерге Россия шартларында коллекторларны тыю объектив рәвештә мөмкин дә түгел, чөнки дөмбәсләп әҗәт кайтаручылар сәбәп түгел, ә нәтиҗә генә. Сәбәпне юк итмисең икән, нәтиҗә котылгысыз рәвештә пәйда булачак. Сәбәп исә процентка акча бирүче банклар һәм микрофинанс оешмалары һәм кредитка акча алып, матди проблемаларын хәл итәргә теләүче риба коллары. Коллекторларның кредитоманнар белән сугышын кредит бирүче оешмаларны тыеп кына туктатып була. Россиядә бүген бөек банк түнтәрелеше бара: илнең иң зур банклары да күбесенчә зыянга эшли, елны йөз миллиардлаган югалтулар белән төгәллиләр. Югалтуларның күләме, 2014 ел белән чагыштырганда, берничә тапкыр артык, быелгы югалтулар исә тагын да зуррак булачак. Хәзер барысы да әҗәтләрен кайтарып бирмәскә тырыша: юридик затлар бөлә, физик затлар процентлар авырлыгыннан сыгылып төшкән, иминиятләштерүчеләр иминият акчасын түләмәскә маташа. Клиентларның җелеген суыручы банклар йә үлә, йә сугыш сукмагына коллекторларны чыгарып җибәрә. Ягъни бу күпчелек өчен яшәү-үлем тартышы. Әлеге тартыш бик күптәннән бара инде, корбаннар статистикасын беркем дә алып бармый, мин үзем генә дә әҗәтләрен кочаклап ләхеткә кереп яткан берничә кешене беләм. Әҗәтләр бар икән, аларны кайтару өчен пычрак эшне эшләүче бандитлар да булачак.
Әҗәт ияләре дә тик кенә ятмый, билгеле. Берләшеп, антиколлектор фронт оештырырга тырышалар. Бүген смартфоннар өчен антиколлектор кушымта модада, ул бик үтемле товар булып чыкты. Телефонга шуны урнаштырдыңмы, коллекторларның сине шалтыратып бимазалавыннан котылырга җай чыга. Телефоннан шалтырата алмаган коллектор коллектор түгел инде ул. Аның бердәнбер чарасы булып ишеккә ут төртү, кредитоманга яла ягып, листовкалар тарату кебек пычрак эшләр генә кала. Кул күтәрүчеләр дә булачак. Димәк, сугыш дәвам итәчәк. Әҗәт әһелләренең теңкәсенә шулкадәр тиделәр: коллекторлар озакламый үзләре дә җинаятьчел рәвештә эзәрлекләнү объектларына ия булмаслар дип өзеп әйтеп булмый. Кризисның мантыйгы шундый, законнары кыргый: кем көчле, шул җиңүче булачак.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Источник: http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/17330-sau-bulyigyiz-kollektorlar?.html
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев