5 май 2016 яңалыклары
-
Хөрмәтле азнакайлылар, һәм кунаклар! Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз
Сезнең барыгызны Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз. 8 май 18.00 сәгатьтә "Шифа" (Нефтьчеләр урамы, 33) каршында зур бәйрәм чарасы оештырыла. Программада: Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлау тантанасы; Азнакай муниципаль районы ветераннар советының иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты. Биредә шулай ук кыр...
-
Яңгыр ява, чәчүне тоткарлый
... Кайсы гына җитәкче, игенчегә мөрәҗәгать итмә, җаныннан әрнеп чыккан шушы сүзләрне ишетәсең. - Менә бүгеннән көннәр утырып китәргә тиеш, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Һава торышына да карамастан игенчеләребез, чәчү эшләрен башкарырдай һәр минут, сәгатьне нәтиҗәле файдаланып, мөмкин булганның барын да эшлиләр. Язгы чәчү эшләре...
-
Беркем дә, берни дә онытылмый. Мәңгелек ут эстафетасы төгәлләнде
"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге тарафыннан 25 апрель көнне шәһәребезнең Җиңү мәйданында Мәңгелек ут эстафетасына старт бирелгән иде. Мәңгелек уттан факелга очкын алган яшьгвардиячеләр аның белән бу көнне авыл биләмәләренә кузгалып, беренче тукталышны Мәсгут авыл биләмәсендә ясадылар. 28 апрельдә тантана Урманайга күчте. Әнә шулай бу очкын авыл биләмәләрендәге бер һәйкәлдән...
-
Азнакайда 60 яшьлек ир-ат гаражда янып үлгән
Әле күптән түгел генә Мәнәвез бистәсендә бер ир-ат янгында һәлак булган иде. Узган атнаның якшәмбесенә каршы төндә "Спутник" гаражлар ширкәтендә янә янгын чыга. Утны шул тирәдә шәхси йортларда яшәүчеләр күреп алып, вакытында хәбәр итә. Янгын ул кадәр нык таралмаса да, гараждагы 60 яшьлек ир-ат, күрәсең, төтен исенә агуланып үлә. Янгынның...
-
Азнакайлылар республика акциясеннән читтә калмады
Безнең 4 нче лицей коллективы да республикабызда старт алган "Спорт сөюче Татарстан" акциясеннән читтә калмады. Әлеге акция кысаларында гаилә бердәмлеген ныгыту, балаларны спортка тарту максатында "Әти, әни , мин - спорт сөюче гаилә" ярышлары үткәрелде. Спорт бәйрәмендә беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашып, үзләренең җитезлеген сынадылар. Ярышларда Гыймадиев, Җиһангиров,...
-
Бу атнага азнакайлылар өчен йолдызнамә
2-8 май көннәренә йолдызлар фаразы. Кучкар Тормыш рәвешен үзгәртергә телисезме? Ташып торган көч-энергиягез ярдәм итәчәк сезгә. Шимбә көне, һичшиксез, уңай булачак. Үгезбозау Көтелмәгән вакыйгалар көндәлек тормышыгызны искитмәлегәәйләндереп куячак. Уяулыгыгызны җуймагыз: үзегезгә кирәкле булган ниндидер яңа әйбер сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Атна буе яхшы якка үзгәрешләр көтегез. Игезәкләр Күпне күрсәгез...
-
Азнакайда гитарачылар фестивале узды
Балалар иҗат үзәгендә "Җырла, гитара" берләшмәсе тарафыннан оештырылган гитарачыларның VII җыр фестивале узды. Анда берләшмә әгъзалары һәм музыкага битараф булмаган 40 ка якын кеше чыгыш ясады. - Уку елы башыннан ук без репертуар әзерлибез. Ул җырлар белән төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйбыз, - ди "Җырла, гитара" берләшмәсе җиткәчесе, өстәмә белем...
-
Балалар сугыш турында укыдылар
Җиңү көненә багышлап, балалар район китапханәсе сугыш мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләр укуларны оештырды. Анда беренче тапкыр шәһәребезнең 1, 4, 6, 7, 8 нче мәктәпләре һәм гимназиядә кече сыйныфларда укучылар катнашты. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясен үткәрү инициативасы белән Самара өлкә балалар китапханәсе чыккан иде. Аннан азнакайлылар да читтә калмады. Китапханәчеләр...
-
Азнакайлыларны "Үлемсез полк" сафларына чакырабыз
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм иткән тантана вакытында шәһәребез урамнарыннан "Үлемсез полк" сафларында узуга барыгызны да актив кушылырга чакырабыз! Илебез азатлыгы өчен шәһит киткән, батырларча көрәшеп гомерен биргән әти- бабайларыбыз, якыннарыбыз, туганнарыбыз сурәтләрен кулларыбызда тотып, күңелләрдә аларның якты истәлекләрен яңартыйк. Безнең бу гамәл аларның рухына мәдхия булып ирешсен. Барыбыз да...
-
Азнакайда «Без бергә» балалар иҗат конкурсы узды
Азнакайда «Без бергә» республика балалар иҗат конкурсының муниципаль этабы узды. Анда мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары гына түгел, педагоглар да катнашты. «Гамәли сәнгать» номинациясендә беренче урынны Балалар иҗат үзәгеннән Камилла Галиева яулады. «Иң яхшы концерт программасы» номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге «Балачак» бию коллективы «Шүрәле-римейк» биюе...
-
Азнакай укучылары агачлар утырттылар
Азнакайда "Дуслык агачы" акциясе узды. Аның кысаларында мәктәп укучылары үз белем учаклары территориясендә, авыл җирлекләрендә, скверларда агачлар утырттылар.
-
Сыйныф җитәкчеләре эш алымнары хакында сөйләштеләр
"Гармония" педагогик-психологик хезмәте базасында Сыйныф җиткәчесе көне узды. Мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре укучылар, хәвеф төркемендәге балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләү, республикада балалар хәрәкәте, балигъ булмаганнарны җәберләүгә каршы профилактика эшен оештыру турында фикер алыштылар. "Ел сыйныф җитәкчесе-2016" республика конкурсы лауреаты Эльвира Шакирова сыйныф җитәкчеләре өчен мастер-класс үткәрде.
-
Рухлары алдында баш иябез
Гаиләдә сигезенче бала тулып туган абыем Хәмбәл Садыйков сугыш башлану белән фронтка алына. Әллә ни зур батырлыклар кылырга өлгерми кала - бәрелешләрнең берсендә яралана: бер кулы терсәктән үк өзелә. Кар өстендә озак ятканлыктан, аяклары өши, үпкәсенә салкын тия. Менә шундый михнәтләр күреп тә ул исән кала, күрәсең, яшәү теләге, рухи...