Яңгыр ява, чәчүне тоткарлый
... Кайсы гына җитәкче, игенчегә мөрәҗәгать итмә, җаныннан әрнеп чыккан шушы сүзләрне ишетәсең. - Менә бүгеннән көннәр утырып китәргә тиеш, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Һава торышына да карамастан игенчеләребез, чәчү эшләрен башкарырдай һәр минут, сәгатьне нәтиҗәле файдаланып, мөмкин булганның барын да эшлиләр. Язгы чәчү эшләре...
... Кайсы гына җитәкче, игенчегә мөрәҗәгать итмә, җаныннан әрнеп чыккан шушы сүзләрне ишетәсең.
- Менә бүгеннән көннәр утырып китәргә тиеш, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Һава торышына да карамастан игенчеләребез, чәчү эшләрен башкарырдай һәр минут, сәгатьне нәтиҗәле файдаланып, мөмкин булганның барын да эшлиләр. Язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара.
Әйе, республика күләмендә иң күп чәчүлек мәйданы булуга да карамастан, азнакайлылар алдынгылар өчлегендә баралар. Бүгенге көндә 22520 гектарда (34,2%) сабан чәчүе башкарылган. "Тукай" хуҗалыгы игенчеләре аеруча зур тырышлык күрсәтә. Алар чәчүлек җирләрнең 70 процентында эш башкарганнар инде. Шулай ук ""Стәрле", "СХГ Кәримов Ф.Ш. ис." ("Чалпы"), "Чалтаймас" хуҗалыклары да тукайлыларның эзенә басып киләләр. "Союз-Агро", "Корбанов И.", "Габдрахманов Л.", "Азнакай" АФ" хуҗалыкларының да күрсәткечләре яхшы. "Кәлимуллин И.", "Шәвәлиев З." КФХда гына эш бик акрын темплар белән бара.
Мәгълүм булганча, бу елда районда югары табышлы майлы культуралар чүчүгә аеруча игътибар бирелә. Көнбагыш культураларын чәчүне иң беренчеләрдән булып "Азнакай" АФ", "Стәрле", "Кәримов Ф.", "Таллы Бүләк" хуҗалыкларында башлап җибәрделәр. Яңа башлангыч булуга да карамастан, эш оешкан төстә бара. Әлеге максатта хуҗалыкларга өр-яңа чәчкеч һәм башка җайланмалар кайткан. Һәр елдагыча быел да алдынгыларга тантаналы шартларда район хакимияте бүләкләре - сертификатлар бирелә. Әнә шундый 48 сертификат бу көннәрдә үз ияләренә тапшырылган инде.
Яз - авыл хуҗалыгы өчен чын сынау чоры. Бу көннәрдә барлык өлкәдә дә эш кайный. Бер-ике хуҗалыкны исәпкә алмаганда, хуҗалыкларда терлекләрне тулысынча җәйләүләргә күчереп бетергәннәр. Сөт җитештерү узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 тоннага артып, 108,5 тоннага җиткән. Районыбызда "Сыер савучылар, ясалма орлыкландыру белгечләре" һәм "Сабанчылар" ярышларын уздыру традициясе дәвам итә. Бүгенге көндә май аенда узачак шул бәйрәмнәргә әзерлек эшләре бара.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев