3 октябрь 2016 яңалыклары
-
Интернет – замана мәгърифәтчесе
Кешелекнең киләчәге интернет кулында. Туган телебез сагына да басарга тырыша интернет бүген. Милли җанлы һәм компьютер белән аның үз телендә аңлаша белә торган яшьләр татар телле сайтлар ачалар, ул сайтларны алып баручылар әледән-әле төрле бәйгеләр уздыралар. «Белем җәүһәрләре» шуның иң күп кеше катнашкан һәм иң популярларының берсе. Иң сөендергәне, анда...
-
Азнакайлылар, СНИЛСның яңа үрнәге бирелә башлый
Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының яңа үрнәге 2016 елның октябреннән бирелә башлаячак. Анда җенес алыштырганда таныклыкны алыштырырга кирәк, дигән язу булмачак, дип хәбәр итә РИА "Новости" Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов сүзләренә сылтама белән. Элегрәк РФ Җәмәгать палатасында мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының икенче ягында гражданин җенесен алыштырган очракта таныклыкны алыштырырга...
-
Азнакайлылар, көненә 10 финики ашарга кирәк
Көненә ун финики ашап, сез организмыгызны магний, бакыр, тимер, кальций белән баетасыз. Финики төрле бактерияләрне үтерә, аппетитны, матдәләр алмашын яхшырта, нерв системасын тынычландыра, иммунитетны, кан тамырлары тышчаларын ныгыта, кандагы шикәр күләмен көйли, кан әйләнешен көчәйтә, яшьлекне озайта. http://www.shahrikazan.com/
-
Республикада яшәүче өлкәннәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Юридик ярдәм күрсәтү өлкәннәр декадасының бер өлеше булып тора. 7 октябрьдә өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан буенча пенсионерларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, консультацияләр 52 пунктта үтәчәк. Юристлар гражданнарны социаль яклау бүлекләрендә, хакимият биналарында һәм күпфункцияле үзәкләрдә көтәчәк. Гражданнарны...
-
Субсидияләрне дәүләт күбрәк түли башлаячак
Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат сайтында республика Премьер-министры Илдар Халиковның 2017 елга айлык түләүләр турындагы карары дөнья күрде. Күпбалалы гаиләләргә субсидия күләме арттырылачак. Бу хактагы хәбәр Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза «Известия». Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең...
-
Олыласаң олыны, олыларлар узеңне
Октябрь ае башында Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре билгеләп үтелә. Шушы бәйрәмнәр уңаеннан без мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куйган, күңелләребезгә яхшылык орлыклары сипкән, белем илендә тәүге ачышлар ясаткан, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәткән ветеран хезмәттәшләребезне - иң беренче директорыбыз Ваккас Баһрамов, өлкән укытучыларыбыз Сания Хәйдәрова, Әлфия Закированы кунакка чакырдык. Бәйрәм профсоюз рәисе Лениза...
-
Гомер озынлыгы һәрвакытта да сәламәт яшәү рәвешенә бәйле түгел - галимнәр
Тикшеренүчеләр биологик картаюга геннарның тәэсир итүен ачыклаганнар. Вакытыннан алда картаю кайбер кешеләрнең геннарына салынган, шунлыктан дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән арыну - болар берсе дә тәэсир итми, дип хәбәр итә The Guardian Калифорния университеты белгечләре мәгълүматына сылтама белән. Галимнәр Европа һәм АКШтан 13 мең кешенең ДНКсына анализ ясаганнар,...
-
“Алтынчәч”тә ике буын очрашты
Өлкәннәр көне уңаеннан «Алтынчәч» балалар бакчасының зурлар төркеме бәйрәм чарасы әзерләде. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән ак юл күрсәтүче сөекле әби-бабаларын, ветеран хезмәттәшләребезне олуг бәйрәмнәре белән котладылар. Өлкән буынның яңа буын белән очрашуы бик күңелле узды. Балалар биеп-җырлап, бар...
-
Районнарга 2017 елның беренче яртысына дәүләт басмаларына язылуны коткару бурычы куелган
Яздырылган басмалар саны 2016 елның икенче ярты еллыгына язылганнан ким булмаска тиеш, диелгән республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты муниципалитетларга, башкарма дәүләт хакимияте органнарына 2017 елның беренче ярты елына дәүләт басма массакүләм мәгълүмат чараларына язылуны оештырырга йөкләде. Бу хакта республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда хәбәр...
-
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Самовар бәйрәме узды
Төбәкне өйрәнү музее экспонатларга бай. Биредә мәктәп укучылары еш була. Музей хезмәткәрләре аларга тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнергә ярдәм итә. Шушы көннәрдә Азнакай 1 нче урта мәктәбенең беренче сыйныфлары өчен Самовар бәйрәме оештырылды. Балалар самоварның килеп чыгышы, чәй турында бик күп кызыклы мәгълумат алдылар. Ә соңыннан тәмле коймаклар, конфетлар һәм җиләк-җимеш кайнатмалары...