“Алтынчәч”тә ике буын очрашты
Өлкәннәр көне уңаеннан «Алтынчәч» балалар бакчасының зурлар төркеме бәйрәм чарасы әзерләде. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән ак юл күрсәтүче сөекле әби-бабаларын, ветеран хезмәттәшләребезне олуг бәйрәмнәре белән котладылар. Өлкән буынның яңа буын белән очрашуы бик күңелле узды. Балалар биеп-җырлап, бар...
Өлкәннәр көне уңаеннан «Алтынчәч» балалар бакчасының зурлар төркеме бәйрәм чарасы әзерләде. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән ак юл күрсәтүче сөекле әби-бабаларын, ветеран хезмәттәшләребезне олуг бәйрәмнәре белән котладылар. Өлкән буынның яңа буын белән очрашуы бик күңелле узды. Балалар биеп-җырлап, бар осталыкларын күрсәттеләр, шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр.
Гөлшат Лотфуллина, тәрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев