Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер озынлыгы һәрвакытта да сәламәт яшәү рәвешенә бәйле түгел - галимнәр

Тикшеренүчеләр биологик картаюга геннарның тәэсир итүен ачыклаганнар. Вакытыннан алда картаю кайбер кешеләрнең геннарына салынган, шунлыктан дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән арыну - болар берсе дә тәэсир итми, дип хәбәр итә The Guardian Калифорния университеты белгечләре мәгълүматына сылтама белән. Галимнәр Европа һәм АКШтан 13 мең кешенең ДНКсына анализ ясаганнар,...

Тикшеренүчеләр биологик картаюга геннарның тәэсир итүен ачыклаганнар.

Вакытыннан алда картаю кайбер кешеләрнең геннарына салынган, шунлыктан дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән арыну - болар берсе дә тәэсир итми, дип хәбәр итә The Guardian Калифорния университеты белгечләре мәгълүматына сылтама белән.

Галимнәр Европа һәм АКШтан 13 мең кешенең ДНКсына анализ ясаганнар, шулардан 5 процентының вакытсыз үлеме нормадан 50 процентка артык булуы билгеләнгән. Тикшеренүчеләр биологик яшьнең картаюына геннар тәэсир итү нәтиҗәсенә ДНКны метиллаштыру методы аша тикшереп ирешкәннәр.

Галимнәр сүзләре буенча, 60 яшьлек иртә картайган ир-атның вакытсыз үлеме әлеге 5 процентка кермәгән тәмәке тартучы яшьтәшенекенә караганда 15 процентка югарырак.

Галимнәр тикшерүләренең картаю тизлеген акрынайтучы алым табуда ярдәм итүенә өметләнүләрен белдерәләр.

"Әлеге хыялны тормышка ашыруда яхшы хәбәр бу", - дип билгеләп үткән галим Стив Хорват.

http://www.tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер озынлыгы һәрвакытта да сәламәт яшәү рәвешенә бәйле түгел галимнәр