Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Интернет – замана мәгърифәтчесе

Кешелекнең киләчәге интернет кулында. Туган телебез сагына да басарга тырыша интернет бүген. Милли җанлы һәм компьютер белән аның үз телендә аңлаша белә торган яшьләр татар телле сайтлар ачалар, ул сайтларны алып баручылар әледән-әле төрле бәйгеләр уздыралар. «Белем җәүһәрләре» шуның иң күп кеше катнашкан һәм иң популярларының берсе. Иң сөендергәне, анда...

Кешелекнең киләчәге интернет кулында. Туган телебез сагына да басарга тырыша интернет бүген. Милли җанлы һәм компьютер белән аның үз телендә аңлаша белә торган яшьләр татар телле сайтлар ачалар, ул сайтларны алып баручылар әледән-әле төрле бәйгеләр уздыралар. «Белем җәүһәрләре» шуның иң күп кеше катнашкан һәм иң популярларының берсе. Иң сөендергәне, анда укытучылар да, укучылар да катнаша.

- Елына 80нән 130га якын яңа сайтлар барлыкка килә. Кызганыч, алар бүген энтузиастлар кулында гына. Шуларның 48 процентын укучылар һәм укытучылар үзләренә кирәк булган өчен вакытлыча гына ясый. Шуңа күрә саннары шактый булса да, күбесенең гомере бер елга да тулмый. Хәзер бөтен дөнья интернет челтәрендә булгач, ул туган телебезне сакларга да ярдәм итәргә тиеш. Гасыр башында бу эшне мәгърифәтчеләр башкарган булса, хәзер замана мәгърифәтчесе - интернет, - диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татнетны үстерү Фондының башкаручы директоры Раил Гатауллин. - Ләкин моның өчен интернетка кергән һәр татар кешесенең бу эшкә ярдәм итүе кирәк. Аларның Контакттагы үз битләрендә яки сайтларында теле татарча дигән билгегә басуы гына да күп файда китерер иде. Дөнья татар теленең зурлыгын күреп, Гугл, Фейсбук шикелле күп кенә танылган компанияләр мәгълүматларын татар теленә тәрҗемә итәргә теләрләр иде. Моны аңлаучы кайберәүләр шулай эшли башлады да инде. Әйтик, сайтында актив эшләүчеләр арасында язучы Марат Кәбировны (Газетабыз хезмәткәре! - Й. Ш.) мактап телгә аласы килә.

- Республикабызда ике дәү­ләт теле. Соңгы исәп алудан күренгәнчә, Россиядә 5,5 миллион татар яши, 2 миллионы Татарстаныбызда. Республикабыздагы халыкның 74 проценты интернеттан файдалана. Рәсми дәүләт порталында 277 сайт бар. Шуларның 102се татар телле. Болар кайбер министрлыклар, ведомстволарның рәсми сайтлары. Аларның күбесе рус сайтларын турыдан-туры тәрҗемә итеп кенә ясалган, башлыча, иске язмалардан тора. Ләкин бүгенге заман кешесен моның белән генә кызыксындырып булмый. Шуңа күрә рус сайтларына керүчеләр ун-йөз меңнәр белән исәпләнгәндә, татар сайтына керүчеләр дистә һәм йөзләр белән генә чикләнә. Кеше сайтка мәгълүмат алырга керә. Иске яңалык белән нишләсен инде ул?! -диде Татарстан Республикасы Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгының бүлек мөдире Фәрит Зәйниев.

- Без үзебезнең лицей-интернаттагы укучыларны татар телле сайтлар белән кызыксындырабыз. Төрле ярышлар да үткәрәбез, - диде Татар яшьләре Бөтендөнья Форумының бюро әгъзасы, Казан шәһәрендәге 2нче лицей-интернат укытучысы Рашат Якупов. - Балаларның активлыгы татар интернетының киләчәге булу турында сөйли.
Фән белән кызыксынучы студентлар, галимнәр һәм күп белергә теләүчеләр өчен ачылган «Гыйлем. ру» сайтының җитәкчесе Айдар Шәйхин да сайтларына кеше аз керүгә зарланды. - Безнең халык төрле тамашалар ярата, артистлар турында язсак, күп керерләр иде дә бит.
Татар теленең интернеттагы үсеше турындагы бу җитди сөйләшү барыбызны да сөендереп, бу юлы да татар телендә барды.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интернет – замана мәгърифәтчесе