Районнарга 2017 елның беренче яртысына дәүләт басмаларына язылуны коткару бурычы куелган
Яздырылган басмалар саны 2016 елның икенче ярты еллыгына язылганнан ким булмаска тиеш, диелгән республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты муниципалитетларга, башкарма дәүләт хакимияте органнарына 2017 елның беренче ярты елына дәүләт басма массакүләм мәгълүмат чараларына язылуны оештырырга йөкләде. Бу хакта республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда хәбәр...
Яздырылган басмалар саны 2016 елның икенче ярты еллыгына язылганнан ким булмаска тиеш, диелгән республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты муниципалитетларга, башкарма дәүләт хакимияте органнарына 2017 елның беренче ярты елына дәүләт басма массакүләм мәгълүмат чараларына язылуны оештырырга йөкләде. Бу хакта республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда хәбәр ителә.
Сүз «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан» һәм «Российская газета» басмалары, шулай ук предприятиеләрне, учреждениеләрне, китапханәләрне «Собрание законодательства РТ», «Казан утлары» журналларына яздыру турында бара.
Яздырылган басмалар саны 2016 елның икенче ярты еллыгына язылганнан ким булырга тиеш түгел, диелгән документта.
2016 елның икенче ярты елына гомуми тиражы, беренче ярты ел белән чагыштырганда, 0,7 процентка арткан яки 1,32 миллионнан 1,33 миллион нөсхагә кадәр генә арткан. Татарстан мәгълхүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ахыргы күрсәткеч 984 мең нөсхә булырга тиеш дип фаразлады. Катлаулы вазгыять турында белдергәнннән соң бу эшкә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та кушылды, ул район башлыкларына газета-журналларга язылуны оештырырга йөкләгән. "Административ ресурстан башка булмый!" - дигән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев