Олыласаң олыны, олыларлар узеңне
Октябрь ае башында Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре билгеләп үтелә. Шушы бәйрәмнәр уңаеннан без мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куйган, күңелләребезгә яхшылык орлыклары сипкән, белем илендә тәүге ачышлар ясаткан, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәткән ветеран хезмәттәшләребезне - иң беренче директорыбыз Ваккас Баһрамов, өлкән укытучыларыбыз Сания Хәйдәрова, Әлфия Закированы кунакка чакырдык. Бәйрәм профсоюз рәисе Лениза...
Октябрь ае башында Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре билгеләп үтелә. Шушы бәйрәмнәр уңаеннан без мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куйган, күңелләребезгә яхшылык орлыклары сипкән, белем илендә тәүге ачышлар ясаткан, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәткән ветеран хезмәттәшләребезне - иң беренче директорыбыз Ваккас Баһрамов, өлкән укытучыларыбыз Сания Хәйдәрова, Әлфия Закированы кунакка чакырдык.
Бәйрәм профсоюз рәисе Лениза Рәхимҗанова һәм педагог-оештыручы Мәдинә Латыйпова тарафыннан оештырылган матур концерт номерлары белән башланып китте. Мәктәп директоры Илмир Шәйдуллин һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Зиннәтуллина ветераннарны котлап, аларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Укытучы!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән,
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән,
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Гөлнара Җиһаншина, Актүбә 3 нче урта мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев