“Яңа елны көтәбез” дип исемләнгән бәйгебездә иң күп тавышлар җыйган 3 җиңүче билгеләнде.
Беренче урында – Сөендек авыл клубы каршысында бик матур сыннар иҗат итеп, аларны ук фтотсурәткә төшереп җибәргән укучыларыбызның берсе – Сарлы мәктәбе укытучысы Илнур Халиков. Ул 400 дән артык тавыш җыйды. Гомумән, бу төбәктә яшәүчеләр бик активлардан булып чыктылар. Икенче урында – Сарлы мәктәбе коллективы. Алар өчен 297 кеше тавыш бирде. Өченче урында – Урманай мәктәбе активистлары. Урманайлыларның Яңа ел кәефләрен райондашлар 282 тавыш биреп бәяләде.
Конкурсантларыбызга зур рәхмәтлебез! Яңа елда яңа иҗади уңышлар телибез!
.jpg)
Нет комментариев