Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Иң зур кабак хуҗасы бүләкле булды

“Маяк” газетасы үзенең Инстаграм битендә “Вәт, уңган бу, ичмасам!” дигән бәйге игълан иткән иде. Аның шарты буенча Инстаграмда иң күп лайк җыйган фотосүрәт җиңүче дип табылды.

Шәһәребез Мәдәният йортында узачак Уфа шәһәренең “Мирас” җыр-бию ансамбле концертына билет Чалпы авылында яшәүче Фәнүсә Хәбибуллинага тапшырылды.

Ул “Өмет” үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсендә пешекче булып эшли. Ире Хәмит исә сак предприятиесендә шофер.

Хәбибуллинар – тырыш гаилә, үгезләр, сарыклар, каз-үрдәк, тавык-чебеш асрыйлар. Шуңа күрә бакчада яшелчәсен күпләп утыртылар. Быел да өч машина арбасы кабак җыйганнар. Ә кабаклары нык уңган, кайберләрен бер кеше генә күтәрә дә торган түгел. Редакциябезгә алып килгәннәре – уртача дигәннәре.

– Яңа гына оныгыбыз туды, шушы көннәрдә өйләнешкәнебезгә 35 ел була. Бу арада шатлыклы вакыйгалар күп. Менә “Маяк” газетасыннан да бүләк оттык. Фотосүрәтне конкурска туганнар җибәрде. Минем өчен тавыш бирүчеләрнең барысына да рәхмәтлемен, – ди Фәнүсә Хәбибуллина.

Ни хикмәт, шулкадәр кабак утыртсалар да, үзләренең аңа бик исләре китми икән.

– Малларга турап ашатабыз, кабак ашаган малның ите тәмле була, – ди хуҗабикә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев