Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Бәйге җиңүчесе – Данил Гыйльманов

​​​​​​​Укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан “Маяк” газетасы үзенең aznakaevo-rt.ru сайтында “Минем сөекле укытучым” дигән фотобәйге игълан иткән иде.

Фотосүрәтләр 29 сентябрьгә кадәр кабул ителде. 30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр тавыш бирү үткәрелде.

Иң күп тавыш җыеп, әлеге бәйгедә Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Данил Гыйльманов җиңеп чыкты. Ул укытучысы Ракия Фанисовна фотосүрәтен җибәргән иде.

– Шулкадәр тавыш җыйгач, дусларың күптер. Тырышып укы, алга таба да безнең бәйгеләрдә катнашырсың дип ышанам, – диде “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов аңа вәгъдә ителгән бүләк – “Дельфин” бассейнына бер айлык абонемент һәм диплом тапшырганда.

Данил бик сәләтле малай: өч яшендә укырга өйрәнгән, дүрт яшеннән инглиз теле белән шөгыльләнә.

– Музыка мәктәбендә җырларга, баянда уйнарга өйрәнәбез, шәһәрдәге бөтен түгәрәкләргә йөрибез. Кышын чаңгыда, тимерякта шуабыз. Кирәк икән тегә дә, чигә дә ала. Бала һәр эшне, һөнәрне аз-азлап булса да белергә тиеш дип уйлыйбыз, – ди әнисе Гөлназ Гыйльманова.

Ә Данилның мәктәптә иң яраткан фәне – физкультура. Шулай булмыйча соң, бу кадәр түгәрәкләргә физик әзерлексез ничек өлгермәк кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев