Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Азнакай егете Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең искиткеч клибы өчен ТАВЫШ БИРИК

Салават белән Гүзәлем Миңнехановлар татар эстрадасының иң гүзәл парларының берсе. 

Иртәгә, 28 апрельдә, аларның “МИН СИНЕ ОЗАК ЭЗЛӘДЕМ” клибы "Яңа гасыр” телеканалында “Кайнар хит”  программасында күрсәтеләчәк.

Тапшыру 10.00-11.00 сәгатьләрдә булачак. Шушы вакытта клиплар өчен тавыш бирү дә оештырыла.

Дуслар, азнакайлылар! Әйдәгез, без дә якташыбыз Салават һәм аның тормыш иптәше Гүзәлемнең клибы өчен үз тавышларыбызны бирик!

Тапшыру дәвамында 8-843-221-58-73 номерына шалтратырга кирәк.

КӘРӘЗЛЕ ТЕЛЕФОН АША ШАЛТРАТУ ДА БУШЛАЙ.

1 сәгать дәвамында һәр телефоннан 300 дән артык тавыш биреп була!

Былтыр Яңа ел бәйрәмнәрендә Салават Миңнеханов клип төшерәм дип Азнакайның Карамалы Елга авылында батып яткан - УКЫРГА

Искиткеч матур, сыйфатлы клипны төшерү берничә айга сузылган. Моны татар эстрадасы йолдызы һава торышының тотрыклы булмавы белән бәйли.

“МИН СИНЕ ОЗАК ЭЗЛӘДЕМ” клибы төрле урыннарда, ә тарихи өлеше Казаннан ерак түгел татар музеенда төшерелгән.

Җыр, әлбәттә, мәхәббәт турында! Клипның сюжетында ике чор берләшә: 1918 нче һәм 2018 нче еллар.

Азакта хәзерге заманда яшәүче Салават XX гасырга эләгә, ә шул чорда гомер итүче Гүзәлем бүгенге көндә уяна... Бәлки, бу төш кенә булгандыр?..

Моны аңлар өчен, клипны үзегез карагыз! ҺӘМ ИРТӘГӘ ТАВЫШ БИРЕРГӘ ОНЫТМАГЫЗ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    отлично где нашли такой старинный дом? молодцы!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мне клип очень понравился.