Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Азнакайда үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүчеләрне озаттылар

Бүген районыбызның 18 егете үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте.

Илебезне саклап, махсус хәрби операциягә барырга карар кылган герой ир-егетләрне озатырга гаиләләре, якыннары, район җитәкчелеге дә килгән иде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга изге теләкләрен җиткереп, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

– Үзегез шундый карар кылып, бүген илебезне якларга китәсез. Бүген мин аеруча хатыннарыгызга, сезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Аларны да, сезне дә игътибар һәм ярдәмнән ташламабыз, бары тик үзегез исән-сау булыгыз да, тизрәк әйләнеп кайтыгыз, – диде Марсель Шәйдуллин.

Озату мизгелләре дә дулкынландыргыч булды: якыннары егетләр яныннан бер мизгелгә дә читкә китмичә, үзләренең изге теләкләрен әйтеп калырга тырышты. Ир-егетләр, әниләрен, хатыннарын, балаларын кочакларына алып, “Бирешмәгез, сезнең хәлләр әйбәт булса, безнең барысы да яхшы булачак” дип юатканнан соң олы юлга кузгалдылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев