15 февральдә канкойгыч сугышларының берсе тәмамланып, совет гаскәрләренең Әфганстан җирен калдырып чыкканга 36 ел тулды.
Шул уңайдан әфган сугышчылары һәйкәле янында тантаналы митинг узды. Митингны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде:
«Илебез сагында торган, яу кырында башларын салган ир-егетләребезне беркайчан да онытырга хакыбыз юк. Без алар белән горурланабыз Шундый батыр уллар үстергән әти-әниләр, ирләрен югалткан хатын-кызларыбыз алдында башыбызны иябез, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сез илебезнең чын патриотларын үстердегез», – диде ул барлык райондашларыбыз исеменнән рәхмәтен белдереп.
.jpeg)
Рәхмәт сүзләренә шәһәр хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов та кушылды. Яу кырында һәлак булган ир-егетләребез бер минутлык тынлык белән искә алынды. Батырларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл алдына чәчәк бәйләмнәре салынды. Һәркемнең уенда бары бер теләк: «Мондый канкойгыч сугышлар кабатланмасын. Бүгенге көндә дә Ватан сагында торган ир-егетләребез исән-сау туган якларына кайтсыннар!»
.jpeg)
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев