Ир-атлардан да уздыралар
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев рәислегендә узган чираттагы балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышы һәрвакыттагыча киеренке шартларда барды.
Анда ата-аналарга һәм балигъ булмаган балаларга карата административ эшләр тикшерелде. Административ эшләр арасында төрлесе бар иде.
Әллә җәй тәэсире, балигъ булмаганнарның кич белән сәгать уннан соң урамда йөрү очракларының артуы күзәтелә. Ә аларга бу вакыттан соң әти-әни озатуыннан башка урамда йөрергә рөхсәт ителми. Комиссиядә нәкъ менә шул сәбәпле дә административ җаваплылыкка тартылучылар шактый иде. Балалар тиешсез вакытта урамда йөргәндә күп кенә тәртипсезлекләр дә эшлиләр шул. Шуларның берсе – алкогольле эчемлекләр куллану. Ә инде “кызып алган” яшүсмернең тагын да зуррак җинаятьләр эшләве ихтимал. Өлкәнрәкләрнең балигъ булмаганнар белән бергә эчү очраклары да бар. Ике балигъ булмаган үсмерне сыра эчерткән берәүнең штрафы да саллы, икеләтә булды. Балалар белән бергә эчү түгел, ә бәлки алай эшләргә ярамаганлыгын аңлатырга кирәк тә бит югыйсә...
Кайсы гына эшне алма, әлеге дә баягы адәм баласының аңын томалаучы спиртлы эчемлекләр куллануга барып тоташа. Шунысы аяныч, комиссия алдына әтиләр түгел, ә менә аракы белән мавыгучы әниләр килеп баса. Соңгы вакытта хатын-кызлар, әниләр ир-атларны да уздырып җибәрде, ахрысы. Әнә бер әни эчү белән шулкадәр мавыккан ки, ике баласы төн уртасына кадәр әйләренә керә алмыйча йөргәннәр дә, ахырда икенче адреста кунганнар.
Еш кына имин булмаган гаиләләргә рейдлар ясыйбыз. Шунда күргәннәрдән чәчләр үрә тора. Спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләр, теләсә кая ташланган бала-чага киемнәре, чүп-чар... Шушы кадәр түбәнлеккә төшеп булмый бит инде, – ди балигъ булмаганнар эше буенча комиссия секретере Гүзәл Тимбакова.
Мондый очракларда комиссия тәртипсез тормыш рәвеше алып барган аналарга карата алкоголизмнан мәҗбүри дәвалануга җибәрү, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләләрен карый. Кайберләре аңга килеп, дөрес юлга басалар. Әнә шулай соңга калмыйча, үзвакытында күрелгән чаралар гаиләне коткарып кала. Нинди игелекле эш башкаралар комиссия әгъзалары.
Ачлык, юклык заманы да түгел, әмма балигъ булмаганнар арасында кибеттән әйбер урлау очраклары бар. Беренче карашка, арзанлы гына әйберләр. Әмма шырпы гына урласаң да, урлашу – караклык инде. Бүген – шырпы, вакытында чарасы күрелмичә узып китсә, алга таба бу бала нәрсә урламас?
Вакыйгаларның җитдирәкләре дә бар. Балигъ булмаган бер үсмер, әлбәттә правасыз,машина руле артына утырып коймага килеп бәрелә. Монда инде: “Ярый әле коймага гына бәрелеп калган...” – диясе килә.
Әлеге һәм башка тәртипсез гамәлләргә карата комиссия әгъзалары тарафыннан төрле административ җәзалар – кисәтүләр һәм штрафлар билгеләнде. Штрафны түлисең дә, бетә.
–Иң әһәмиятлесе – монда килгән әти-әниләр дә, балалар да үз ялгышларын аңлап, дөрес юлга бассалар иде, – ди шул балаларның һәм әти-әниләрнең дөрес юлга басуы өчен җан атучы комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев