Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачылык

Азнакай бакчачыларына киңәш: су сибәргә нинди шланг яхшырак?

Сатып алганда әйбернең сыйфатына да, бәясенә дә игътибар итәбез.

ПВХ матриалдан шланглар – иң арзаны. Бер катлы гади шланглар җиңел булсалар да, чыдамсыз, бер-ике сезонда сафтан чыгалар. Күп катлы (армированный) шланглар авыррак һәм кыйммәтрәк, озакка җитәләр.

Хәзер үзеннән үзе сузыла һәм кире җыела торганнарны да саталар. Алар йөртергә һәм кулланырга бик уңайлы. Әмма берәр очлы әйбергә эләгеп ертылырга мөмкин. Андый шлангны бары җылы урында сакларга кирәк. Су агымы көчле булмаса, сузылмыйлар. Силикон шланг бер катлы гына булса да, бөкләнми һәм ярылмый, һава температурасы үзгәрешләренә чыдам. Пластик шланглар җиңел, арзан, кояшта уңмыйлар һәм ярылмыйлар, әмма 1-2 сезонга гына чыдыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев