Лиза НУРЛЫЕВА автор яңалыклары
-
Азнакайда өлкәннәребез өчен “Ворошилов укчысы” бәйгесе узды
Һәр елны, Ватан сакчылары көне уңаеннан, районыбызда “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелеп килә.
-
Азнакайда Хәтер көне үтте
Дистәләгән еллар дәвамында килгән традиция буенча, 15 февраль көнне азнакайлылар Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган шәһәребез үзәгендәге “Кара лалә” һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды.
-
Азнакайның яшь патриотларын бүләкләделәр
Бүген район хәрби комиссариатында истәлекле вакыйга узды: Ринат Вәлиев җитәкләгән даны илкүләмендә таралган Азнакай спорт һәм космик радиоэлемтә түгәрәгенә йөргән, инде аларда шактый остарып килгән малайлар-кызларны хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, аның урынбасары Раушан Йосыпов һәм запастагы очучы-капитан Илдар Фазуллин катнашында чираттагы уңышлары белән котладылар.
-
Азнакай җәмәгать судында исерек шоферлар җәзага тартылды
Гыйнвар аенда җәмәгать судьялары тарафыннан УКРФ ның 12.8 маддәсе буенча 6 эш каралып, исерек хәлдә машина йөрткән Н. Нимиров, Р.Гайнаншина, Р.Рәхимҗанов, К.Солтанов, А.Павлов, А.Закировка карата административ җәза билгеләнде.
-
Азнакайның социаль фонд клиент хезмәте еллык эшкә хисап тотты
Районыбызның хезмәт коллективларында узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаган җыелышлар дәвам итә.
-
Азнакайда гомер итүче Рэм ага Мулюков 95 яшен билгеләп үтте
Аны олпат юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм коллегалары котлады.
-
Чаңгы юлы чакыра
11 февраль көнне “Татарстанның чаңгы юлы – 2023” республика һәм шулай ук илкүләм бөтенхалык катнашында ярышлар кысаларында шәһәребезнең Чаңгы базасында ГТО нормативларын да үтәп, ярышлар үткәрелә.
-
Азнакайда яңа ЗАГС бинасы ачылды
Бүген Азнакайга ТР Премьер – министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде. Ул шәһәребезнең елдан-ел матурланып, үсеп килүче көньяк-көнчыгыш өлешендә калыккан ЗАГС бинасын ачу тантанасының мөхтәрәм кунагы булды.
-
Азнакайда булачак табиблар җитәкчеләр, олпат остазлар белән очрашты
Азнакай җирлегендә төрле уку йортларында белем алучы студентлар, һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучылары белән кышкы каникуллары чорында очрашулар үткәрү күптәннән килә һәм бик күркәм дә, файдалы да йолага әверелде.
-
Кышкы кичтә Буралы җыр-моңнарга уралды
Милли йолаларыбызның берсен дә калдырмый саклап килгән, иҗат киңлеге чиксез бай Фәридә Шәйдуллина бу юлы авылдашларын кич утыруга дәште.
-
Зур Сукаешта Гаян Муллаҗанов истәлегенә стела калыкты
Илебезнең бүгенге имин яшәеше, яшь буынның киләчәге хакына барган хәрби операциядә катнашып шәһит киткән Гаян Илдар улы Муллаҗанов истәлегенә Зур Сукаеш авылы уртасында стела калыкты.
-
Актүбә лачын улларының исемен мәңгеләштерде
Донецк һәм Луганск республикаларындагы тугандаш халыкларның азатлыгы өчен барган махсус операциядә батырларча һәлак булган Актүбә бистәсенең лачын ир-егетләре – ВДВ гвардия полкы разведротасы рядовое Лесников Богдан Валерьевич һәм гвардия мотоукчылар бригадасы рядовое Петрушин Николай Николаевичның данлы исемнәрен мәңгеләштереп мемориаль такта куелды.
-
Актүбәнең 2 нче мәктәбендә тәүге кыңгырау чыңлады
Нефтьчеләребез ярдәме белән быелгы уку елына тагын да көязләнгән, төзекләнгән Актүбә бистәсенең 2 нче гомумбелем бирү мәктәбе Белем көнендә укучыларга янә ишекләрен ачты.
-
Ковидтан вакцина саклар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтендә узган традицион киңәшмәдә коронавирус инфекциясен йоктыручылар арту сәбәпле санитар-эпидемиология таләпләрен төгәл үтәргә һәм вакцинацияне активлаштырырга чакырды.
-
Мөҗиповлар гаиләсе Президент янында булды
Һәр елны Казан Кремлендә республикабызның иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү үткәрелә.