Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Кышкы кичтә Буралы җыр-моңнарга уралды

Милли йолаларыбызның берсен дә калдырмый саклап килгән, иҗат киңлеге чиксез бай Фәридә Шәйдуллина бу юлы авылдашларын кич утыруга дәште.

Биләмәнең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, ветераннар советы  рәисенең очрашуга чакыруына күршедәге Чубар Абдул, Мәндәй авыллары, Сарман районында яшәүче авылдашлары да  бик рәхмәтле иде.

Буралының мәдәният йорты бәйрәм тантанасына, кунаклар күтәреп килгән тәм-томнарның борыннарны кытыклаган исенә күмелде.

Яшьлек еллары җырлары апа- ханымнарны истәлекләргә урады. Аулагый уеннарында рәхәтләнеп күңел ачтылар. Җирле депутатның Яңа елга изге теләкләре, үзешчәннәрнең затлы концерты җаннарны җилкендереп, тагын бер елга җитәрлек дәр-дәрман өстәде.
 

-Кичәне үткәрүдә  мәдәният йорты хезмәткәрләре Эльвира Зыязетдинова, Ләйсән Зарипова, китапханәче Резеда Минһаҗева зур ярдәм иттеләр. Гомумән, кызларыбыз авыл халкының ялын күңелле итүдә бар тырышлык-сәләтләрен биреп эшлиләр, - ди Фәридә ханым.

Балан бәлешле, татарча пылаулы, һәр ризыкның тәме тел очына эләгеп калган сый-нигъмәтле табын артында хәл-әхвәл белештеләр, авыл, район яңалыклары белән бүлештеләр.
Җирле аккалфаклылар әнә шулай кышның озын кичләрен дә бергә үткәреп, матур итеп аралашып яши беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев