ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
Азнакайда Төнге хоккей лигасы матчы узачак - КИЛЕГЕЗ
20 гыйнварда, шимбә көнне, Азнакайда төнге хоккей лигасы кысаларында чираттагы ярышлар уздырыла. 13.00 сәгатьтә шәһәр боз сараенда Азнакай һәм Яшел үзән командалары үзара көч сынашачак. Керү - ирекле. Райондашларыбыз өчен бергәләп җан атыйк!
-
2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак
Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрүгә 2018 елда 342,98 миллион сум акча бүленгән. (Казан, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 42 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 342,98 миллион сум акча бүленгән. Татарстанда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда әлеге программа буенча барлыгы 798,23...
-
Җәүһәрия Шәрипова: "Җылына идек шушы мичләрдә"
Күршеләр Күрше хакы - Алла хакы, Белми әйтмәгән халык, Яшик әле рәхәт итеп, Әйбәт күршеләр булып. - Ни хәлләрдә торсыз? - дип, Күршең керсә өеңә, Җаннарыңа рәхәт була, Күңелләрең сөенә. Телефоннан шалтыратып, Бер сөйләшеп алсаң да, Таба ашлары пешереп, Бергә чәйләп алсаң да, Җан рәхәте инде шулай, Аралашып яшәүләр. Гомерләр...
-
Азнакай авыллары - Сөнгатовлар гаиләсенең кар сыннары беренче урын яулаган
Азнакай районы Кәкре-Елга авылында яшәүче Тәнзилә һәм Әмир Сөнгатовлар оныкларын әнә шундый тау ясап шатландырганнар. Кардан әвәләнгән Кар бабай һәм ел фасылы - Эт тә авыл халкы күңеленә дә хуш килгән. Мәдәният йортында узган Яңа ел кичәсендә аларның иҗат җимешләре авыл буенча иң яхшысы дип игълан ителгән. Энҗе Галәветдинова
-
Бу бәхетле Азнакай хатыннары суыкларга карамый кая җыенганнар икән
Азнакай шәһәрендә "Актив озын гомер": ветераннар арасында скандинавия йөрүе" программасы кысаларында акция узды. 10 гыйнварда Азнакай пенсионерлары скандинавия йөрүе белән бик теләп шөгыльләнде. Фото aznakayevo.tatarstan.ru
-
Азнакайның Тукай микрорайонында 4 нәни көчек әнисез суыкта өшеп ята
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Редакциябезгә Тукай микрорайонында яшәүче Фоат Сәлимгәрәев урамда калган эт балаларын кызганып мөрәҗәгать итте. Аның йортыннан - Буровиков урамы, 12дән ( "Алиса" кибетеннән төшеп китеп) ерак түгел гаражлар янәшәсендә дүрт төрле төстәге нәни көчекләр суыкта өшиләр, ди ул. Эт елында, бәлкем аларга хуҗалар табылыр? Көчекле буласыгыз килсә, шалтратыгыз -...
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара. (Казан, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә...
-
18 гыйнварда Азнакайда Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алу кичәсе узачак
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алачаклар. 19 нчы гасыр уртасынды яшәгән галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗининең тууына 200 ел тула. Әлеге уңайдан 18 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Татарстан халыкларының милли традицияләре» дигән чара узачак. Анда күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынган һәркем катнаша...
-
Татарстанда беренче тапкыр гаиләдә туган беренче балага пособие бирелде
Беренче пособиены Балтач районы Сизнер авылыннан яшь әни Юлия Тарасова алды. (Балтач, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиены тапшырдылар. Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ"...
-
Яңа ел ялларында Азнакай халкы ашыгыч ярдәм хезмәтен 680 тапкыр чакырткан
Яңа ел Азнакайда ашыгыч ярдәм хезмәте өчен көндәлек мәшәкатьләр белән башланып китте, чөнки ул бәйрәмнәрдә дә, кышкы озын ял чорында да эшләвен дәвам итте. Шушы 10 көн эчендә 680 чакыру алынган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре 2 юл хәрәкәте вакыйгасында зыян күрүчеләргә, 4 инфаркт, 7 инсульт, 33 төрле имгәнүләр алу очрагында, 26...
-
Азнакай ашханәсе - бик тәмле һәм җиңел пешерелә торган пирог - ФОТОРЕЦЕПТ
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Йомшак, уалып торган камыр эчендә баллы эремчекле пирогны "Королевский" дип тә йөртәләр. Аны пешерүнең әллә ни зур сере юк. Бер савытка: 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 400-500 г эремчек салабыз һәм бөтенесен бергә болгатабыз. Сыек камыр килеп чыгарга тиеш. Икенче савытка: 3-4 стакан он, 1 пачка маргарин,...
-
Яңа елда Азнакайда беренче булып кыз бала дөньяга килгән
Азнакай районында быелга чыккач кына да 17 бала теркәлде. Аларның 12 се -кызлар һәм 5 се - малайлар. 1 гыйнвар көнне районыбызда Яңа елның тәүге сабые дөньяга аваз салды. Ул - Насыйбуллиннар гаиләсендә туган Мәликә. Яшь әни Айсылу Урсай мәктәбендә укытучы, ә бәхетле әти Ринат сәнәгать оешмаларының берсендә слесарь булып...
-
Азнакай кешесенең банк картасыннан 168 мең сум акча урлаганнар
(11 гыйнвар, Азнакай, "Маяк") Фатир "арендалаучы" мошенник азнакайлының банк картасыннан 168 мең сум акча урлый. ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, полициягә 41 яшьлек азнакайлы мөрәҗәгать итеп, мошенниклар кулыннан каза күрүе турында хәбәр итә. Ханым игъланнар сайтына фатирын арендага бирүе турында белдерү куя. Күп тә үтми, аңа таныш...
-
Азнакайның яшь талантлары XXI «Сандугач сайрар илем» фестиваленә әзерләнә
(Азнакаево, aznakaevo-rt.ru)24-25 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган XXI төбәкара балалар иҗат фестивале старт ала. Быел ул вокал (соло); җиз һәм агач тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар; вокаль ансамбльләр; кыллы-смычоклы уен коралларында уйнаучылар; хореография; электромузыкаль уен коралларында уйнаучылар; театр иҗаты номинацияләреннән торачак. 27-28...
-
Азнакай укучыларының каникуллары күңелле узды
Кышкы каникулларда шәһәр һәм Актүбә бистәсе мәктәпләрендә 13 көндезге лагерь эшләде. Анда 634 бала йөрде. Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә көндезге "Ак Барс" ял лагерында балаларга егәрләрен чыгарырга һәм яңа уку чирегенә көч тупларга барлык мөмкинлекләр тудырылды.