Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай ашханәсе - бик тәмле һәм җиңел пешерелә торган пирог - ФОТОРЕЦЕПТ

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Йомшак, уалып торган камыр эчендә баллы эремчекле пирогны "Королевский" дип тә йөртәләр. Аны пешерүнең әллә ни зур сере юк. Бер савытка: 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 400-500 г эремчек салабыз һәм бөтенесен бергә болгатабыз. Сыек камыр килеп чыгарга тиеш. Икенче савытка: 3-4 стакан он, 1 пачка маргарин,...

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Йомшак, уалып торган камыр эчендә баллы эремчекле пирогны "Королевский" дип тә йөртәләр.

Аны пешерүнең әллә ни зур сере юк.



Бер савытка:

  • 3 йомырка,
  • 1 стакан шикәр комы,
  • 400-500 г эремчек

салабыз һәм бөтенесен бергә болгатабыз. Сыек камыр килеп чыгарга тиеш.

Икенче савытка:

  • 3-4 стакан он,
  • 1 пачка маргарин,
  • 1 бал калагы сода,
  • 1 стакан шикәр комы

салып болгатабыз. Валчык килеп чыгарга тиеш.



Табаны майлыйбыз.
Икенче савыттагы камырны икегә бүләбез һәм яртысын табага салабыз. Өстенә эремчек кушылмасын, аннан соң калган камырны салабыз.

Пирогны 20-30 минут пешерегә кирәк.

Энҗе Галәветдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ашханәсе бик тәмле һәм җиңел пешерелә торган пирог ФОТОРЕЦЕПТ