ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
«Татспецтранспорт» УК» ҖЧҖнең Азнакай УТТсы ветераннарын юбилейлары белән котлый
«Татспецтранспорт» УК» ҖЧҖнең Азнакай УТТ администрациясе, профсоюз комитеты, ветераннар советы ветераннарын юбилейлары белән котлыйлар. 75 яшьлек юбилее белән: Зиннуров Дамир Вагыйзь улын, 03.01.1943. Сафиуллин Дилүс Шәфыйк улын, 14.01.1943. 80 яшьлек юбилее белән: Хәмидуллин Равил Хәмит улын, 05.01.1938. Абдуллина Венера Васильевнаны, 15.01.1938. Шәрипов Инсаф Биктимир улын, 16.01.1938. Ганиуллин Рим Хаҗи улын,...
-
Азнакайда тыл ветераны Гайнелхәят Фазлыеваны 95 яшьлек юбилее белән котладылар - ФОТОРЕПОТРАЖ
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветераны Гайнелхәят Фазлыеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады.
-
Азнакайда сугыш һәм хезмәт ветераны Фатих Шиһаповны котладылар - ФОТО һәм ВИДЕО
Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Фатих Шиһапов шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, бистә башлыгы Роза Галеева, Республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев, "Азнакайнефть" идарәсе вәкилләре туган көне белән тәбрикләде.
-
Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек - 2001 елда Кече Урыссуда ачылган. (Урыссу, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла. 2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей...
-
Азнакайда Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алу кичәсе узды - ФОТО һәм ВИДЕО
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Быел бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан 2018 ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлап Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда бүген бик эчтәлекле, матур чара үтте.
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак. (Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә...
-
«Азнакайнефть» идарәсе ветераннарын юбилейлары белән тәбрикли
«Азнакайнефть» идарәсе коллективы гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарын тәбрикли: 90 яшь Салун Евдокия Александровна, 03.01.1928, профком Харисова Маһира Гали кызы, 10.01.1928, СОЦ Галиев Әбүзәр Гата улы, 12.01.1928, ЦКППН Газизуллин Миннехәйдәр Газизулла улы, 26.01.1928, ЦДНГ-4 85 яшь Ганиева Фәүҗелнәҗәт Рәшит кызы, 01.01.1933, ЦКППН Фәрхетдинов Марсель Минаҗ улы, 01.01.1933, ЦДНГ-1 Галиева...
-
Азнакайда Рифкать Абдуллаев бозлы сулы коега төшкән этне коткарган
Ирекле авылында яшәүче "Азнакай" агрофирмасының механизаторы Рифкать Абдуллаевны авылда белмәгән кеше юк. Ул Сәбилә апа Әхмәтшинаның бердәнбер дусты, саклаучысы Малыш исемле этен шушы гыйнвар суыкларында бозлы сулы коедан коткарган. Рифкать үзе дә ялгыш коега төшеп китеп, көч-хәл белән бозлы судан чыккан. - 10 гыйнвар иде. Керләр юдым да, шуларны чайкарга...
-
Бүген Азнакайда Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алу кичәсе узачак
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алачаклар. 19 нчы гасыр уртасынды яшәгән галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗининең тууына 200 ел тула. Әлеге уңайдан 18 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Татарстан халыкларының милли традицияләре» дигән чара узачак. Анда күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынган һәркем катнаша...
-
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк
2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган. (Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева идарә тармагының киңәйтелгән утырышы вакытында әйтте. "Муниципаль берәмлекләрдә...
-
Азнакайның Сарлы авылында кыйммәтле тарихи табылдыкка тап булганнар - 12 ФОТО һәм 2 ВИДЕО
Сарлыда балыклы борынгы көзге табыла. Илшат Илаев авылдан ерак түгел яланда көтү көткәндә юлыга аңа. - Җирдә ялтырап яткан әйбергә күзем төште. Алып карасам, бер ягы шома, икенче ягында ике балык рәсеме төшкән түгәрәк тимер. Аны алып кайтып мәктәп укытучыларына күрсәттем. Моның бик борынгы тарихи табылдык булуын шәйләгән идек инде......
-
Азнакай пенсия фонды идарәсе Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә
Азнакай Пенсия фонды идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә 25 гыйнварда 13.00-14.00 сәгатьтә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия, хезмәт, торак закончалыгы һ.б. буенча сорауларыгыз булса, аларга бушлай консультация ала аласыз. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-50.
-
Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан Азнакай халкын кабул итүгә алдан язылу бара
Азнакай халкын ТР Дәүләт Советы депутаты кабул итәчәк. "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92. Фото vk.com/mayak33005
-
Азнакайда «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак
20 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең чаңгы базасында «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале үткәрелә. Бәйгедә катнашу авыр түгел, бары тик үзеңә оригиналь чана ясарга, аңа презентация үткәрергә һәм таудан шуып күрсәтергә генә кирәк. Бер командада кимендә ике кеше булырга тиеш. Фото mamadysh-rt.ru
-
2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде. (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүче 34 учреждениенең бинасы ремонтланачак. Бу максатларга 121,3 миллион сум акча бүленгән. Республикада социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларга капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елда башланган...