ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
Азнакай укучылары агачларны саклау ысулын өйрәнгәннәр
(Азнакай, 10 гыйнварь, aznakaevo-rt.ru, Эльвира Ибраһимова) Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары Лия Төхвәтуллина һәм Эльвина Шәйдуллина сыйныф белән берлектә "Агачларны саклыйк!" дигән проект-тикшерү эше башкардылар. Алар җәмәгатьчелекнең игътибарын көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә һәм табигый ресурсларга сакчыл карарга юнәлтергә ниятләделәр, дип хәбәр итә район газетасы. Лия һәм Эльвина...
-
АРТИСТЛАР ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫН НИЧЕК ҮТКӘРГӘН?
Яңа ел яллары, каникуллары күз ачып йомганчы узып та китте. Гадәттә, бу көннәрдә халык кунактан кунакка йөри, яисә өйдә ял итә, балаларын төрле күңел ачу чараларына алып бара. Ә татар эстрадасы артистлары Яңа ел бәйрәмнәрендә кайда һәм ничек ял иткән икән? Элвин Грей (Радик Юльякшин) Тайландның Паттайя шәһәрендә ял иткән....
-
Азнакайның Хәсәнов урамындагы 29 нчы йортта халык актив
2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәгә караган Хәсәнов урамындагы 29 нчы йортка җаваплы итеп Ринат Низамовны билгеләп куйганнан соң, мондагы тормыш җанланып китте. Ул Рәшидә Мөхәммәтшина, Мөнирә Хәкимова белән берлектә бөтен бәйрәмнәрне күңелле итеп оештыра. Яңа ел кичәсенең дә бар шарты җиренә җиткерелде. Бу хакта тулырак газетабыздан укып таныша аласыз.
-
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алачаклар
19 нчы гасыр уртасынды яшәгән галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗининең тууына 200 ел тула. Әлеге уңайдан 18 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Татарстан халыкларының милли традицияләре» дигән чара узачак. Анда күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынган һәркем катнаша ала.
-
Мәнәвез балаларының каникуллары күңелле узды
Мәнәвез авылындагы Чыршы яныныда кканиакулларда бәйрәмнәр тынып тормады. Шәһәр-район Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен җырлы-уенлы, кызыклы бәйгеле тамашалар оештырдылар. Әлеге чараларны үткәрүдә предприятие-оешмаларның да ярдәме зур булды.
-
“Хәтирә” ансамбле азнакайлыларга бәйрәм ясады
Мәдәният йортында "Хәтирә" халык ансамбле иҗат кичәсе оештырды. Ветераннар яшьлекләрен искә төшереп, җырлап-биеп күңел ачтылар.
-
Буран һәм көчле җил бүген кичке 6дан иртәгә кичке 6га кадәр сакланачак.
(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылачагы турында кисәтә. Бүген кичке 6дан иртәгә, 9 гыйнвар, кичке 6га кадәр республикада буран һәм төньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт иткәндә бик сак булырга, ерак араларга...
-
Азнакайда хоккей ярышлары узды
Шәһәр Боз сараенда Азнакай һәм Казан командалары арасында көрәш уенның беренче секундыннан ук киеренке барды. Район җыелма командасы составында чыгыш ясаган хоккейчылар бу юлы да үзләренең осталыкларын раслап, казанлыларны 4:2 исәбе белән җиңүгә иреште.
-
Мәнәвездә балалар очен Яна ел бәйрәмнәре
Мәнәвездә балалар очен Яна ел бәйрәмнәре кунелле уза. Мәдәният йортында Кыш бабай, экият геройлары катнашында жырлы-уенлы чарараларда бар да яратып катнаша.
-
РАШТУА – САФЛЫК БӘЙРӘМЕ
"Раштуа кешеләрне мәрхәмәткә, изгелеккә өнди. Татарстанда, шул исәптән Азнакай районында да, гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре бердәмлектә, татулыкта яшиләр, туган җиребезнең бугенге үсеше, якты киләчәге хакына хезмәт куялар. Бу бәйрәм якын, кадерле кешеләрегезне, балаларыгыз- ны, туганнарыгызны һәм дусларыгызны бергә җыйсын, куанычлар, күңел тынычлыгы китерсен! Һәрбер йортка иминлек, бәхет,...
-
«Үрнәк коллектив» исемнәренә лаек булдылар.
Шәһәр-район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тылсым» балалар театр студиясе (җитәкчесе - Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова), Әлкәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Әллүки» курчак театры (җитәкчесе - Венера Газизҗанова) - «Халык коллективы» һәм Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Пять с плюсом» хореография коллективы...
-
Теннис ярышы нәтиҗәләре
Район башлыгы кубогына өстәл теннисы буенча узган ярышларда иратлар арасында беренче урынны Радик Шәймарданов яулады. Икенчедә - Алексей Әхмәдиев, өченчедә - Илтөзәр Шәрәпов.
-
“Игътибар, балалар!”
Каникул чорында балигъ булмаганнарның хәвефсезлеген тәэмин итү максаты белән район территориясендә "Игътибар, балалар!" чарасы үтә. ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик акцияләр уздыра. Алар балигъ булмаган пассажирларны утыртып йөрүгә, машина йөртүчеләрнең өстенлекне җәяүлеләргә бирмәвенә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга багышлана.
-
"БОЗАУ ЧАКТА САЛКЫН ТИГӘН СЫЕР АЛУ – СӨТСЕЗ КАЛУ ДИГӘН СҮЗ"
Автор: Чулпан ШАКИРОВА Авыл халкы мал-туар, кош-корт асрамый яшәүне күз алдына да китерә алмый. Бу эш белән гомер-гомергә шөгыльләнсәләр дә, бер булмаса, бер вакыт сораулары туып тора. Бүген укучыларыбыздан килгән сорауларга ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җавап бирә. - Котыру чиренә прививка ясатсаң, мал үлә...
-
Васил Бикташев: "Барысы истә, онытмыймын һич тә"...
Әни көче Әнием Нурлыхаят Габдерәшит кызына Барысы истә, онытмыймын һич тә, Авыр булды сиңа, әнием, Көнне-төнгә ялгап, йокы-яллар күрми Тормыш йөген тартың, әнием. Билләреңне бөгеп, тирләреңне түгеп Тырыштың син, әни, яшәргә. Калсаң да тол алты балаң белән, Бирешмәдең авыр хисләргә. Янып-көйдең безне кеше итәргә. Рәхмәт хисе белән искә алам, Һичбер...