Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кешесенең банк картасыннан 168 мең сум акча урлаганнар

(11 гыйнвар, Азнакай, "Маяк") Фатир "арендалаучы" мошенник азнакайлының банк картасыннан 168 мең сум акча урлый. ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, полициягә 41 яшьлек азнакайлы мөрәҗәгать итеп, мошенниклар кулыннан каза күрүе турында хәбәр итә. Ханым игъланнар сайтына фатирын арендага бирүе турында белдерү куя. Күп тә үтми, аңа таныш...

(11 гыйнвар, Азнакай, "Маяк") Фатир "арендалаучы" мошенник азнакайлының банк картасыннан 168 мең сум акча урлый.

ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, полициягә 41 яшьлек азнакайлы мөрәҗәгать итеп, мошенниклар кулыннан каза күрүе турында хәбәр итә.

Ханым игъланнар сайтына фатирын арендага бирүе турында белдерү куя. Күп тә үтми, аңа таныш булмаган ир-ат шалтыратып, торакны арендаларга теләге барлыгын белдерә һәм акча күчерү өчен хуҗа кешедән банк картасы реквизитларын сорый.

Каза күрүчегә исә акча урынына телефонына картадан 168 мең сум акча "юкка чыгуы" турында хәбәр генә килә.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьченең телефон номеры Мәскәү өлкәсендә теркәлүе генә билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кешесенең банк картасыннан 168 мең сум акча урлаганнар