Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь талантлары XXI «Сандугач сайрар илем» фестиваленә әзерләнә

(Азнакаево, aznakaevo-rt.ru)24-25 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган XXI төбәкара балалар иҗат фестивале старт ала. Быел ул вокал (соло); җиз һәм агач тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар; вокаль ансамбльләр; кыллы-смычоклы уен коралларында уйнаучылар; хореография; электромузыкаль уен коралларында уйнаучылар; театр иҗаты номинацияләреннән торачак. 27-28...

(Азнакаево, aznakaevo-rt.ru)24-25 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган XXI төбәкара балалар иҗат фестивале старт ала.

Быел ул вокал (соло); җиз һәм агач тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар; вокаль ансамбльләр; кыллы-смычоклы уен коралларында уйнаучылар; хореография; электромузыкаль уен коралларында уйнаучылар; театр иҗаты номинацияләреннән торачак.

27-28 февральдә безнең «Каенкай» балалар ял лагеры да «Җиз һәм агач тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар» номинациясе буенча конкурсантларны кабул итә.

Азнакайның яшь талантлары ел саен әлеге дәрәҗәле бәйгедә уңышлары белән куандыралар һәм бу юлы да сынатмаслар, 31 мартта - Әлмәтнең «Нефтьче» Мәдәният йортында, 16 апрельдә Казанда татар дәүләт филормониясендә гала-концертта чыгыш ясарлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь талантлары XXI «Сандугач сайрар илем» фестиваленә әзерләнә