Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Югары стәрле авылында яшәүче Галия апа Гәрәйшинадан телне йотарлык тәбикмәк рецепты

Югары Стәрледә гомер кичерүче Галия Гәрәйшинадан  бик тәмле тәбикмәк рецепты тәкъдим итәбез.

Аның буенча пешерелгән тәбикмәк бик йомшак һәм телеңне йотарлык тәмле була.

Аның өчен 700 мл җылымса сөткә 1,5 чәй калагы коры чүпрә, 4 аш кашыгы көнбагыш мае,  4 аш калагы шикәр комы, тәменчә тоз салып, яхшылап болгатабыз. Шуңа 700 гр чамасы манный ярмасы, чәй тәрлинкәсенә элеп кенә он салып, куерак камыр ясыйбыз. 1 йомырка салабыз да, яхшылап туглыйбыз һәм 1,5 сәгатькә җылы урынга кабартырга куябыз. 3 йомырканы миксер ярдәмендә күпертеп алабыз да, кабарган камырга кушып, тагын ярты сәгатькә калдырабыз. Яхшылап күтәрелгән камырга 700 мл кайнаган сөт өстәп (аңа чеметеп кенә чәй содасы да кушарга кирәк), 20 минут ял иттерәбез һәм пешерәбез. Ике яклап та ак май белән майлап (теләгән кеше көнбагыш мае да куша ала) табынга куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев