Азнакаево
  • Рус Тат
  • Уразада булганнарга - җимешле кәнфит

    Изге Рамазанда уразага кергән азнакайлыларга Сирена Галләмова менә шундый тәмле һәм файдалы рецепт тәкьдим итә.

    Барсын да берәр уч чамасы өрек, финик, кара җимеш, йөзем җимешен, башкаларны да өстәргә була, иттарткыч аша чыгарып, аларга әчтерхан чикләвеге, фундук, тагын үзегездә булган башка чикләвекләрне төеп, уып кушып, бераз ак май да өстәп болгатырга. Килеп чыккан кушылдыктан шарчыклар ясап, берләрен кокос стружкасында, икенчеләрен кыргычта уылган шоколадта әвәләп алырга. 

    Тәмле, файдалы кәнфитләр әзер! Сәхәр һәм ифтар чәйләрегез тәмле, тәнегез сихәт, тоткан уразалар савапка булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: