Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кишер яфрагы белән помидор маринадлау

    ​​​​​​​Банка төбенә кишер яфрагы, туралган сарымсак, аннан помидорлар (кайнар рассол салганда ярылмасын өчен төпләрен шырпы белән тишәргә кирәк) саласың.

    Өстен тагын кишер яфрагы белән каплыйсың. Әзер банкаларга кайнаган су салабыз да, бераздан аны кәстрүлгә бушатып, маринад ясыйбыз. Маринад өчен 1 литр суга 3 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы тоз кирәк булачак. Кайнатып чыгаргач, шуңа 1 аш калагы укусус салабыз һәм маринадны банкага агызып, калай капкач белән ябып куябыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: