Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

ИСКӘНДӘР – кайнар төрек ашлары белән сыйланабыз – ФОТОРЕЦЕПТ

1. ИТ: бераз бозлы, майсыз сыер итен юка гына итеп озынча турыпочмак формасында кисәбез һәм үз шулпасында томалап пешерәбез: - тоз, борыч, тәмләткечләр салмыйбыз, - май салмыйбыз, - бик салмак утта пешерәбез, - чуен табада пешерәбез. - ит тулысынча йомшарганчы пешерәбез. Тоз һәм борыч салабыз. Үсемлек мае кушсагыз була. Аннары...

1. ИТ: бераз бозлы, майсыз сыер итен юка гына итеп озынча турыпочмак формасында кисәбез һәм үз шулпасында томалап пешерәбез:

- тоз, борыч, тәмләткечләр салмыйбыз,

- май салмыйбыз,

- бик салмак утта пешерәбез,

- чуен табада пешерәбез.

- ит тулысынча йомшарганчы пешерәбез.

Тоз һәм борыч салабыз. Үсемлек мае кушсагыз була.

Аннары ярымтүгәрәк формада суган турыйбыз да, иткә кушабыз. Суган йомшарганчы пешерәбез.

2. ПОМИДОРдан КАЙНАР СОУС: 2 аш кашыгы томат пастасын 2 аш кашыгы каймакта (майда) кыздырабыз, бераз тоз һәм 1 чәй кашыгы шикәр, тартылган яки төелгән ачы кызыл борыч кушабыз, бер чынаяк кайнап торган су салабыз. 3 минут кайнатыбыз.

3. САЛКЫН САРЫМСАК СОУСЫ: 3 сарымсак бүлемтеген кыргычта кырабыз, вак итеп туралган бакча үләннәрен, 250 грамм кибет каймагы һәм 400 грамм кефир кушабыз. Болгатабыз.



4. ИПИ бик йомшак булырга тиеш. Ак ипи дә, сорысы да ярый. Ипине шакмаклап турыйбыз.

ИСКӘНДӘРне җыябыз:


Иң элек шакмаклап туралган ипине салабыз.
Өстенә кайнар ит салабыз.
Кайнар помидор соусын сибәбез.
Салкын сарымсак соусын сибәбез.



Ашларыгыз тәмле булсын!

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ИСКӘНДӘР – кайнар төрек ашлары белән сыйланабыз – ФОТОРЕЦЕПТ