Җиңел ясала торган бик тәмле кетчуп рецепты
Һәр өйдә кетчуп яраткан кеше булмый калмый. Ләкин кибеттән сатып алынганның тәмләткечләренең файдалы булуы бик шикле. Үз бакчаңда үстергән помидорларыңнан, үз кулың белән ясаган кетчупка җитми инде.
Сезгә кетчуп ясау буенча бик җайлы рецепт тәкъдим итәбез.
Кирәк: 3 кг помидор, 0.5 кг алма, 3 баш суган, 1,5 стакан шикәр комы, 50 мл алма серкәсә, 1 чәй калагы төелгән кызыл борыч, 1,5 аш кашыгы тоз, 7 канәфер, 0,5 чәй калагы кара борыч.
Хәзерләү ысулы:
Барлык яшелчәләрне юабыз, шакмаклап турыйбыз. Казанга салып, суган йомшарганчы уртача утта пешерәбез.
Аннан, кайнатманы блендер белән изәбез һәм тәмләткечләрне салып, куерганчы кайнатабыз. Моңа якынча 50 минут вакыт китә. Кетчуп куерак булган саен тәмлерәк.
Кайнар кетчупны стериль банкларга агызабыз, серкә салабыз һәм ябабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев